ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Анда теләге булган һәркем катнаша алды. Райондашларыбыз төрле дистанцияләрдә җитезлекләрен сынады.

2022 елның 17 сентябрендә Княз  авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән Урман хезмәткәрләре көненә багышланган «Урман – табигатьнең бәяләп бетергесез бүләге» дигән танып белү сәгате үткәрделәр.

17 сентябрьдә барлык категория гражданнар арасында «ГТО»  җәйге фестиваленең муниципаль этабы узды. Фестивальдә 200дән артык кеше катнашты.


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

Әҗмәкәй авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Нуриева Мөгәлимэ  Шәйморат кызын 90 яшьлек юбилее  белэн котладылар 

Тукай районы Илбухтино авылы китапханәсендә «Үзебезнекеләрне  ташламабыз» акциясе узды

Хәтерлим әле, ата-бабаларыбызда бик матур гадәт бар иде. Табын артына ризык-тәгам җыярга утыргач, гаиләдәге иң өлкән кеше, йә әбекәй, йә бабакай була иде ул, күкрәгенә терәп хуш исле ипекәйне кисә. Аннары, гаилә әһелләре уң кулларына ипекәйне тотып ризыкланырга керешә. Бу – ипекәйгә хөрмәт. Бу – игенченең намуслы хезмәтен югары бәяләү дә ул.

 

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының урып-җыю кампаниясен йомгаклау – быелгы уңыш нәтиҗәләре буенча видеоконференция булды.  Видеоконференция утырышында республикабызда яхшы дан алган алдынгы хуҗалык – «Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе – Татарстанның һәм Россиянең «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» Рөстәм Хаҗиев катнашты һәм чыгыш ясады.

 


15
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен hам Татарстан Республикасында яшәуче халыклар вәкилләренең туган телларен саклау,үстеру мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән берлектә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенда «ТАТАР СУЗЕ» Халыкара нәфис суз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул иту бара.

Бүген Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу урта мәктәбендә Татарстан Варислары берлегенә кабул итү тантанасы булды,балалар Татарстан Варислары Берлегенә кергәндә тантаналы вәгъдә бирделәр.

2021 елда Россия Федерациясе Социаль-икътисадый үсеш министрлыгы һәм 2035 елгы Университет илдә IT-кадрлар кытлыгын тулыландыруга юнәлдерелгән «Циффрлы һөнәрләр» проектын эшләтеп җибәрде. Проект кысаларында олылар гражданнар дәүләтнең финанс ярдәме белән IT-та өстәмә һөнәри белем ала ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International