ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Лубян урман-техник көллияте укырга керергә теләүчеләрне җыюын дәвам итә. Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала. 

Татарстан Республикасында 2022 ел уңышыннан орлыклар партияләрен формалаштыру, аларны эшкәртү һәм калибрлау бара. Бу  атнада «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең районнар  бүлекләре   белгечләре 2023 ел уңышы өчен бөртекле культуралар орлыкларының чәчүлек сыйфатын актив тикшерә башладылар.

 

Агрокөч Татарстанда 5 эретмә әзерләү комплекслары  төзеде: Азнакай районында (Азнакай агрофирмасы),  Зәй районында («Зәй» агрофирмасы), Минзәлә районында («Минзәлә таңнары» агрофирмасы), Сарман районында («Сарман» агрофирмасы), Тукай районында («КАМА» агрофирмасы).   

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 16.08.2022 ел, №1420 карары нигезендә ташламалы кредитлау буенча яңа программа эшли башлады. Кече һәм урта бизнеска ташламалы кредит продукты бирелә, ул 3-4,5% инвестиция максатларына акча алырга мөмкинлек бирә.

 Тукай районының Яңа бистәсендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Бу-районда аның исемен йөртә торган бөек татар шагыйренә беренче һәйкәл.

2022 елның 20-29 августында 2022 елның 20-29 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә югары (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак. 


23
август, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан КФҮ теләсә кайсы офисында гражданның транспорт, җир салымнары, физик затлар милкенә салым буенча бурычлары булмавын тикшерергә мөмкин.

22 август көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Волонтер» клубы әгъзалары белән берлектә, Татарстан поселогы үзәгендә «Триколор» дип исемләнгән патриотик акция үткәрделәр.


22
август, 2022 ел
дүшәмбе

Княз авылы ветераннар (инвалидлар) советы рәисе Николай Александрович Самойловны 85 яшьлек юбилее белән котладылар.

Комсомолец поселогы китапханәсендә «Алмалы спас безне җыйды»дип исемләнгән бәйрәм узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International