Педагогларның август аенда уздырыла торган конференциясе – мәгариф өлкәсендә иң төп вакыйгаларның берсе. Быел август киңәшмәсе үз җирлегебездә – Яңа поселогында – төзекләндерелгән мәдәният йортында үткәрелде.
Чәршәмбе, 24 август көнне, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова белән бергә республиканың иң яхшы 48 гаиләсен тантаналы рәвештә Казан Кремлендә кабул итте. Бу җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар, берничә дистә ел бергә яшәүче парлар, шулай ук Россия Геройлары гаиләләре.
2022 елның 28 августында, Князево авылының Изге Николай Чудотворца храмында Изге Богородица бәйрәме уңаеннан Илаһи литургия узды.
Татарстанның Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Пенсия фонды 15 августтан гаиләләрнең ана капиталы белән эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә шәхси хезмәт күрсәтүләр өчен түләү турындагы гаризаларын карый башлады. Ата-аналар хәзер шулай ук балаларны шәхси укытучыларда укыткан һәм шәхси эшмәкәр буларак агентлыклар һәм нянялар күрсәтә торган хезмәтләргә түләү өчен ана капиталын файдалана ала. Моңа кадәр санап үтелгән хезмәтләр юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин иде.
Бүген Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
2022 елның 20-29 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә югары (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.
Үткән атнада, Шилнәбаш авыл җирлегендә почта хезмәткәрләре һәм авыл халкы өчен күптән көтелгән, шатлыклы вакыйга булды. Шилнәбаш авылында төзекләндерү эшләреннән соң, почта бүлеге ачылды. Тантанада район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев, Яр Чаллы районара почтамт җитәкчесе Тимофей Валерьевич Долголев һәм Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Анатольевна Гончарова катнашты.
Лубян урман-техник көллияте укырга керергә теләүчеләрне җыюын дәвам итә. Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала.
Татарстан Республикасында 2022 ел уңышыннан орлыклар партияләрен формалаштыру, аларны эшкәртү һәм калибрлау бара. Бу атнада «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең районнар бүлекләре белгечләре 2023 ел уңышы өчен бөртекле культуралар орлыкларының чәчүлек сыйфатын актив тикшерә башладылар.