Шушы көннәрдә Азнакайда “Чатыр тау җыены – 2022” төрки халыкларның халык иҗаты төбәкара фестивале узды. Тукай районын әлеге чарада Иске Абдул авыл җирлегенең татар халык җырларына тезмә белән “Асыльяр» халык фольклор ансамбле тәкъдим итте.
Хезмәт министрлыгы социаль ярдәм турында актив мәгълүмат бирү өчен чаралар исемлеген раслады
15 июльдә «Контент-марафон» республика проектына гаризалар кабул итү башланды. Анда катнашучылар социаль челтәрләрдә уңай фикерләү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән уникаль якты медиа контент булдырачак. Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Бу хакта һәм 28 июльдә 10.00 сәгатьтә «Вконтакте» да туры эфирда Татарстан Росреестры эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева сөйләячәк.
23 нче июль көнне Тукай районы ,,Сәйдәш" исемендэге хуҗалыкта комбайннар парады үтте. Чарада район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев һәм авыл хуҗалыгы идәрәсе белгечләре катнашты
2022 елның 29 июлендә «Йөклелек һәм бала табу чорында медицина ярдәмен оештыру һәм күрсәтү» темасына «кайнар линия» үткәреләчәк.
Тукай районында халык мәнфәгатен кайгыртып, төзелеш һәм төзекләндерү эшләре кызу темпларда дәвам итә. Җәй кыска чор, өлгереп калырга кирәк, диләр ремонтчылар. Яңа поселогында район мәдәният йортында һәм аның янында барган төзекләндерү эшләрен башкаручылар да тырышып хезмәт куялар. Яңгыр явып борчымаганда тизрәк урамдагы эшләрне башкарырга тырышалар. Район башлыгы Фаил Камаев әлеге поселокта барган төзекләндерү эшләрен күз уңында тота.
Ау сезоны алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 211-71-89 кайнар линия телефоны эшләве турында искә төшерә. Телефон ведомство эш графигы нигезендә дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9:00-18:00 һәм җомга көнне 9.00-16.45 сәгатьтә эшли.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, шәхси счетның торышы турында гражданнар соравы буенча ел башыннан 55 меңнән артык өземтә формалаштырылган. Бу мәгълүматларны алу өчен гражданнарның күпчелеге Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша онлайн рәвештә мөрәҗәгать иттеләр.