2022 елда гражданнарга социаль ярдәм чаралары (пенсионерларга ташламалар)
#Күзкәй китапханәсе
#Күренекле авылдашлар очрашуы
#Журналистика - ул яшәү рәвеше
Кузкэй авылында яшәуче, 35ел мәктәптә рус теле укыткан укытучы, тыл һәм хезмәт ветераны Әхмәтшәкурова Роза Харис кызының 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте.
Кисәтү !!
2022 елның 28 июленнән 4 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы булуы (4 сыйныф) көтелә.
2022 елның 31 июлендә 21 сәгатьтән 1 августның 21 сәгатькә кадәр начар метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Тукай муниципаль районында яңа уку елына әзерлек башланды. Беренче сыйныфка 528 бала кабул итү планлаштырыла, шуларның 70е авыр тормыш хәлендә булган балалар.
Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәсе буенча Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре, шул исәптән товарларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында гражданнарның, дәүләт органнарының, җирле үзидарә органнарының актуаль һәм дөрес мәгълүматка ирекле үтеп керүен тәэмин итү максатларында, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат ресурсы (алга таба - ЗПП ГИРы) булдырылды.
Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы ярдәмгә мохтаҗ авыру кешеләргә һәрвакыт ярдәм кулын суза. “Игелек кыл!” акциясе кысаларында даруларга яки медицина кирәк яраклары өчен инвалидлардан кергән гаризалар нигезендә ярдәм күрсәтелә.
Яңа уку елы алдыннан Тукай районында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»республика хәйрия акциясе башлана. Әлеге акция ярдәмендә авыр тормыш шартларына дучар булган гаиләләрдәге балаларга ярдәм күрсәтергә һәм аларны мәктәпкә әзерләргә, кирәк-яраклар сатып алырга мөмкин. Бу акция Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә. Бу уку елында 523 баланы беренче сыйныфка кабул итү планлаштырыла.
«Икмәк барысына да баш», «Икмәк – тормышның нигезе» дип ипи турында халык телендә бик күп әйтемнәр, мәкаләләр туган. Чыннан да, икмәк табында иң кадерле, иң кыйммәтле ризыкларның берсе ул. Аның юлы авыр һәм мактаулы. Үткән шимбәдә районда узган «Комбайннар парадын»да да бу хакта сүз күп булды. Район башлыгы Фаил Камаев хуҗалыкларда эшләүчеләрнең хезмәте, яшь кадрларны авылга тарту, аларга ярдәм күрсәтү, кызыксындыру чараларын күрү мәсьәләләре турында да шактый сөйләде. Ләкин бу көнне бар игътибар тиздән кырларга чыгачак комбайннарга юнәлгән иде.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасында федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышын үткәрде.