ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

Алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү – бүген көн кадагындагы мәсьәлә. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыкларның җитәк-челәре һәм белгечләре район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенә җыелып шул хакта киңәшләштеләр. 

 

Арабызда берәүнең әмере белән түгел, ә йөрәк кушуы буенча саваплы гамәлләр кылырга әзер торган, район тормышы өчен янып-көеп йөргән кешеләр бар. Шундый шәхесләрнең берсе – изге җанлы, олы йөрәкле, тиктормас, актив иҗат итүче якташыбыз, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева. Ул Тукай районының «Тукай исеме – бөек исем» гимнын язган шагыйрә, дистәләгән ялкынлы шигырьләр, хисләр белән тулы җырлар, берничә китап авторы буларак күпләргә таныш. 

27 май – Китапханәләр көне  Хезмәт аша табылган бәхет Аның бөтен уе, тормыш максаты хезмәткә юнәлгән. Югыйсә, бу кадәр эшләр башкарырга нинди көч-кодрәт җитсен ди. Ул көндез дә, төнен дә китаплар белән, әйтерсең лә, китаплар эчендә ул әлегә белмәгән, ишетмәгән сер ята. Сүзем Боерган авылы китапханәчесе Флүзә ханым Сәлимова турында. Аның белән танышуым «Якты юл» газетасында эшләгән елларда булды. Ул редакциягә үзе үткәргән чаралар турында язып китерә иде. Исем китеп укый торган идем ул язмаларны. Алардан Флүзә ханымның эшен бик тә яратканлыгы сизелә иде. Игенчеләргә, терлекчеләргә, озак еллар бергә яшәгән парларга дан җырлый иде ул.

 

Түбән Суыксуның «Алга» спорт-сәламәтләндерү комплексында һәм Круглое Поле поселогындагы «Акчарлак» бассейнында өлкән яшьтәгеләр арасында спартакиада үтте. Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чарада 74 ветеран катнашты.

 


30
май, 2021 ел
якшәмбе
 Тукай районында 9 хисап комиссиясе эшли.    Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Новый поселогында урнашкан 16.060.24 санлы участокта тавыш бирде.

 


28
май, 2021 ел
җомга

Круглое Поле  урта мәктәбе буенча" Мәгариф "  «Заманча мәктәп» төбәк проекты буенча фотоотчет

2021 елга илкүләм проектлар кысаларында Тукай муниципаль районы Новотроицкое урта мәктәбе буенча" Мәгариф "  «Заманча мәктәп» төбәк проекты  буенча фотоотчет 

Түбән Суык-Су торак пунктының Үзәк урамы буенча сквер төзү буенча фото  мәгълүмат

2021 елның 28 апрелендә һәм 2021 елның 20 маенда, биологик су ресурсларын саклау һәм яңадан торгызу, балык запасларын саклау, шулай ук язгы-уылдык чәчү төрләрен уңышлы үтү максатыннан  " Балык булырга тиеш! "(Балык-Булсын!) дигән акциясе узды.

 

Княз авыл җирлегендә бүген, 28 май көнне, «беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган» һәйкәле янында чик сакчылары көненә багышланган «Россия хезмәтенә» дип исемләнгән тантаналы митинг узды. Митингта Княз мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Михайловна Цандер, солдатларның әти-әниләре, «Родина» патриотик клубы әгъзалары, чик буе гаскәрләре ветераннары катнашты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International