ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

 "Милли идеяләр пирогы" һәм консенсус эзләү - Идел клубы экспертлары яңа тормыш шартлары милли кыйммәтләр системасына ничек йогынты ясавы турында фикер алыштылар.

Уңайсыз метеорологик күренешләр. 2020 елның 13ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә  урыны  белән бозлавык көтелә

23 октябрьдә Тукай  районы Новотроицк  авылы мәдәният йортында "Кечкенә йолдызчыклар"    конкурсының финалы булды. Финалда 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге муниципаль мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән 90 бала катнашты. Бәйгенен беренче этабында  28 муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты, шулардан 17 балалар бакчасы финалга чыкты. Алар үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, COVID-19 сулыш юлларын гына түгел, ә үзәк нерв системасын да зарарлый. Пациентлар хәтер, йокы бозылуга һәм депрессиягә бирелүгә  зарлана.

 

Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы районара идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә: Керемгә бердәм салым  бетә. Нәрсә эшләргә? 


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

11 ноябрьдә “Энергетик” Мәдәният сараенда ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Гаиләләрне котлап, ЗАГС идарәсе башлыгы Равил Зарипов һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов сертификатлар тапшырдылар. Бу көнне 3 Тукай гаиләсе сертификатларга ия булды.

Коронавирс белән авыручыларга  ярдәм итәсегез килсә ,  Россиякүләм проект #МыВместе сайтына керегез һәм ярдәм ысулын сайлагыз.

 

2020 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юлларда бозлавык көтелә.

Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләрдән яклануның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үзеңне банкротлыкка чыгудан саклау, эшчәнлектә финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә. Шуңа бәйле рәвештә, дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү, хәтәрлек-менеджмент коралы буларак, аграр секторны үстерү программасының бер звеносы буларак карала. 

 

«Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы белән берлектә 2020 елның 23 ноябреннән 1 декабренә кадәр кече хуҗалык рәвешләрендә авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеге өлкәсендә база компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән Яшь фермер мәктәбе (алга таба-мәктәп) уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International