Район балалар спорт мәктәбендә шөгелләнүче Камилла Елисеева билбау көрәше буенча Россия Кубогы бәйгесендә 52 кг авырлыктагы категориядә 1 нче урынга ия булды.
Иске Байлар авылында Тау башындагы наратлык аланында «Карга боткасы» бәйрәме күңелләрдә тирән эз калдырды. бәйрәмнәр бик матур, тирән эчтәлекле һәм күңелле үтте(оештыручы мәдәният хезмәткәре Наилә Шәйхетдинова )
1 нче июньдә " Солнышко” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид һәм мөмкинлекләре чикле булган балалар арасында “Балачак дөньясы” дигән балалар рәсемнәре конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы була.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан котлавы
Комсомолец поселогында гомер итүче,Бөек Ватан сугышы ветераны Кайнов Михаил Павловичның өй түбәсе ремонтланды.
31май көненә районда сөт савып алу алу буенча оператив белешмә
Круглое Поле поселогын«Железнодорожник» ял паркында Сабантуйлар гөрләп узды. Җыр-бию,уен- көлке,ярышлар- уеннар тынып тормады. Спонсорлар бүләкләрне купләп әзерләгән иде.
Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән районның “Гиндукуш” музеенда Яр Чаллы шәһәре, Сарман һәм Мөслим районнары буенча афганчылар хәрәкәтенең җитәкчеләре һәм активистлары җыелышы узды. Иҗтимагый хәрәкәт алдында торган бурычлар, ел дәвамында эшләнгән эшләр турында җанлы сөйләшудән соң иң актив эш алып барган әфганчыларга Дәүләт думасы депутаты Иршат Юнир улы Фахритдиновның Почет Грамоталары тапшырылды.