"Май чабу" бәйрәме дә шулай уртак бәйрәм буларакТеләнче- Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында да билгеләп үтелде. Бәтке авылыннан килгән Марина Орлова концерт оештырды. Ахырда бергәләп тәм-томнар белән чәй эчү ,коймак ашау һәм карачкы яндырылды,
Яна поселогы мәдәният йорты каршында оештырылган «Сунмәс йолдызлар « - театр коллективы барлык гузәл затларыбызны бәйрәм белән котлап, драматург Т.Миннуллиннын «Алты кызга бер кияу» комедиясен сәхнәләштерде .
"Гиндукуш" хәрби дан музее" директоры Гарипова Р.Р. Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче мәктәбендә Батырлык дәресе үткәрде. Чарага кунак итеп Әфган сугышы ветераннары "За боевые заслуги" медале белән бүләкләнгән Габдрахманов Әбүзәр, "батырлык өчен" медале кавалеры Якупов Айбулат, генерал Громовның шәхси шоферы булып хезмәт иткән Әхмәтҗанов Равил чакырылган иде.
9 март көнне Мәләкәс мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары белән семинар-киңәшмә узды.
4 март көнне Новый мәктәбе базасында районның русс теле һәм әдәбият укытучыларының семинары булып узды,ул БДИ тапшырудагы максатлар һәм бурычлар,әзерлек турында иде. Семинар эшчәнлегендә район мәгариф идәрәсе башлыгы Рамил Исаев катнашты һәм чыгыш ясады
«Территория бизнеса - территория жизни»дигән бизнес-форум узачак , анда кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме формалары буенча фикер алышулар , кече һәм урта предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим итү күргәзмәре һ.б. оештырылачак.
Район башлыгы Васил Хаҗиев рәислегендә районга Тукай исеме бирелүгә 40 ел тулуга багышланган чараны оештыру буенча комиссия утырышы узды
7 март 19.30 сәгатьтә «Акчарлак» күпфункцияле үзәктә «Әнием- минем кояшым» исемле әдәби-музыкаль кичә уздырдык.
7 март көнне 18.00 сәгатьтә “Акчарлак” күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре белән берлектә әзерләп, Г.Камалның”Беренче театр” спектаклен халыкка күрсәттек.