ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

"Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Мобиль  бригадасы   ветераннар ,инвалидлар ,өлкәннәрнең   туган көннәрендә, истәлекле  вакыйгаларны билгеләр үткәндә  өйләрендә еш була. 

Түбән Сукысу  мәктәбендә кәгазь җыю буенча акция узды. 

Якын кеше белән күрешкәндә, аңа рәхмәтебезне белдергәндә, кайгы яки шатлыгыбызны уртаклашканда, без аны кочып алабыз.Мәләкәс авыл җирлегендә Кочаклашулар көнен билгеләп акция уздырдылар 

27 гыйнвар көнне  Мәләкәс мәктәбдә 7 класс укучыларының ата-аналар комитеты  һәм класс җитәкчеләре  тарафыннан Дөнья  һәм Ил күләмендә Чемпион булган, армспорт  буенча  спорт мастеры    Энҗе Акмал кызы Хамидуллин белән очрашу  уздырылды

28 январь көнне Биклән  мәдәният йортында, Биклән авыл җирлеге советының еллык отчет җыелышы булды

Биклән   авылында гомер итүче тыл  ветераны  Бибизөһрә Нәбиулла кызы Шамарова  агымдагы  елның 28 гыйнвар көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

 

Район башлыгы Васил Хаҗиев ,оешма җитәкчеләре һәм бүлек башлыклары катнашында Иштирәк  авылы мәдәният йортында Иштирәк, Авлаш, Мартыш халкы катнашында   җыелыш  үтте.Җыелыш алдыннан   фойеда күргәзмә оештырылган иде, залда халык "Айсылу"   исемле татарча  кинофильм  карады,бүлек башлыклары    халыкны  шәхси сораулары буенча кабул ите.

 

 

п. Новый мәктәбенең 10 класс укучысы   Сюмбель  Хусаинова ,җитәкчесе Гөлнара Миннигулова белән  берлектә,төбәкара  "Кышлаучы кошларга ярдәм итик"- видео-презентация  конкурсында катнашты һәм 3 нче урынга ия булды.

27 гыйнварда "Энергетик" мәдәният йортында ана капиталы тапшырылды, шәһәрлеләр арасында 1 гаилә   Тукай районнан. Бүгенгесе көнгә тукайлыларның  2082 гаиләсенә пенсия фондында ана капиталы тапшырылды, шул исәптән, аларның 1.8727 ана капиталы акчаларын өлешчә яки тулаем файдаланган инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International