ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Суыксу мәктәбендә  Әниләр көне уңаеннан "Әниемнең тәмле ашлары" аш-су күргәзмәсе узды,шулай ук "Әниемә бүләгем" открыткалар бәйгесе дә  оешкан төстә узды

Каникул көннәрендә укучылар спартакиадасы кысаларында Мамадыш шәһәрендә шашка буенча республика ярышы булып узды. Район данын яклап Мусабай-Завод һәм Кече Шилнә мәктәбе укучылары ярышты. 

17нч ноябрь   көнне  Чаллы шәһренең 17 мәктәбендә Сингапур фирмасы буенча Тьюторлар курсы узды. Бу   методик коучингта Мәләкәс мәктәбеннән  математика укытучысы Липатова Зөбәрҗзт Мәсъгүт кызы  катнашты. 

Авыл хуҗалыгында сан алуга әзерлек башланды

Беркетмәләр аз төзелә, чөнки җирлек башлыкларының халык белән мөнәсәбәтне бозасы килми

  Пенсия фондының идарәсе ана капиталының 20 мең сумын түләү өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Тукай  районы буенча 183  гаиләсе  3,5 миллион сумга Бер тапкыр бирелә торган акчаны алган

 

25 ноябрь  көнне СПИДка каршы көрәш көне кысаларында Кенәз мәдәниятйорты хезмәткәрләре «Волонтер»  клубы  членнары белән берлектә 80 кешегә "кызыл тасма" дип исемләнгән акция кысаларында   ВИЧ инфекцияле кешеләрне язмыш кочагына ташламаска чакырып, урамнардан узып баручыларга кызыл тасмалар тараттылар.

25 ноябрь көнне  әниләр көне  уңаеннан Кенәз мәдәният йорты һәм авыл китапханә белгечләре белән берлектә  авыл җирлегендә концерт  үтте. Чара  вакытында авыл җирлеге башлыгы  Белова  Тамара күп балалы гаилә әнсе  Римкута  Марина һәм солдат  хезмәтен башкаручы егетләрнең  әниләренә  котлау сүзләре җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Террордан саклану чараларын көчәйтү максатында хәтта китапханәләрне дә тикшерәләр. Әлеге эш аларда федераль исемлеккә кергән экстремистик эчтәлекле әдәбиятның булмавына инану өчен башкарыла. Ел башыннан районда эчке эшләр хезмәте тарафыннан 35 китапханә тикшерелде, мондый фактлар теркәлмәде, андый әдәбиятны тарату белән шөгыльләнүче сәүдә нокталары ачыкланмады, дип белдерелде дүшәмбе көнне район хакимиятендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышында. 

Әниләр көне бәйрәме  якынлашуы  уңае белән,бүген «Энергетик» мәдәният сараенда   Тукай районында яшәүче 4 гаиләгә тантаналы рәвештә ана капиталын алу өчен серификатлар тапшырылды
Программаны тормышка ашыру башланганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвареннән) Тукай районында барысы 2032 дән артык сертификат бирелгә,1813 гаилә бу капиталга кулланыш тапкан

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International