7 октябрь көнне Казаклар авылы клубында китапханә белән берлектә “ Көзнең сагышлы назлары” дигә кичә үткәрелде. Кичәгә авылыбызның өлкәннәре чакырылган иде . Өлкәнннәрне котлап Тлянче Тамак мәдәният хезмәткәрләре үзләренен матур җырларын буләк иттеләр. Бәйрәм кичәсе мул табын артында бик җылы мөхиттә узды .
7 октябрьдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен бәйрәм белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. «Корстон»да үткән әлеге тантанага бездән район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендә 16 кеше чакырылган иде.
Районның икмәк җитештерү буенча республикада быел алдынгылар рәтендә – дүртенче урында булуы, орлык әзерләү күләменең дә югары булуы билгеләп үтелде.