Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.Алар арасында .«Фидакарь хезмәт өчен» медалье белән бүләкләнүче Тукай муниципаль районы «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнең җитештерү буенча директоры – беренче урынбасары Дилшат Ситдиков та бар
«Лидер» район балалар җәмәгать берләшмәләренә президент ягъни спикер сайланды. Үз кандидатураларын 20 мәктәп советы вәкилләре тәкъдим иткән иде. Алар арасында Круглое поле поселогы укучысы Анжела Сыркина җиңеп чыкты. Шулай ук сайлаулар нәтиҗәсендә балалар берләшмәләрендә башка вазыйфалар башкарачак укучыларны да билгеләделәр.