1нчеоктябрь көнне Иске Абдул мәдәният йортында халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре дә өлкәннәребезне хөрмәтләү йөзеннән күптөрле чаралар үткәрде.
Үзәкнең директоры, белгечләр һәм мәктәп укучылары йортка килеп хезмәт күрсәтү бүлегендә исәптә торган өлкәннәрне туган көннәре белән котладылар. Укучылар өйләр буйлап йөреп үз концерт номерларын бүләк иттеләр, әби-бабайларга сәламәтлек, имин тормыш теләделәр.
5нче октябрь көнне өлкәннәр декадасы уңаеннан Иске Абдул китапханәсе мөдире Бахтеева З.М. һәм мәдәният йорты директоры Валиева Г.Ф.,сәнгать җитәкчесе Ситдикова К.М. “Шигъри мизгелләр” дип исемләнгән чара үткәрдек.Күптән түгел генә ветеран укытучыбыз,авылның ак әбисе Гарипова Халисә апа Дамир Гарифулллинның шигырьләр китабын бүләк иткән иде.