ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
8 август көнне Яр Чаллы шәһәре  Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында        пенсионерлар өчен “Өченче буын университеты“ эшли башлый. Тантаналы  төстә  уза торган бу чарада  Наил Мәгъдиев, Татарстан Песпубликасының Пенсия идәрәсе  фонды  җитәкчесе Марсель Имамов катнашуы көтелә.  Укулар    үз эченә өч юнәлешне ала: компьютер курслары, кул эшләре һәм сәламәт яшәү рәвеше.
Пенсия фонды идарәсе һәм   “Пенсионерлар союзы“ берләшмәсе  белән уза торган бу укулар  шәһәрдә 7 нче тапкыр уздырыла,компьютер     курсын узган  өлкәннәр  бик канәгать калганнар.   Быел, университет   курслары эшчәнлекләрен тагын да киңрәк җәелдерәчәкләр
Сәмәкәй авылында Республика көнен бик матур итеп билгеләп үттеләр.  Чарадан кергән биш мең сум акча, 5 сентябрь көнне, Казанда үткэн«Нечкәбил» конкурсының ярымфиналында, Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фондына тапшырыды
Иске Җирекле авылында “2015 ел парклар һәм  скверлар елы”  уңаеннан 5 сентябрь көнне  Мәләкәс мәдәният йорты  каршында эшләп килүче  "Питрау"фольклор   һәм "Яшьлек"бию төркеме  катнашында   концерт программасы оештырылды.   
7 сен­тябрь­дә Ка­зан шә­һә­ре­нең “Ривь­е­ра” мә­дә­ни-кү­ңел ачу үзә­ген­дә “Неч­кә­бил” рес­пуб­ли­ка кон­кур­сы­ның ярым­фи­на­лы үтте. Ан­да зо­на тур­ла­рын­да уңыш­лы чы­гыш яса­ган 29 ра­йон­ның җи­ңү­че­се кат­на­шты. Алар ара­сын­да без­нең ра­йон­нан Сәмәкәй  мә­дә­ни­ят йор­ты­ның директоры Әльфира Әмир кызы Исхакова да булды. "Халык традициясе " дип аталган  номинациядә 1 нче урынга   һәм иң   "Районның уңышлы гаиләсе" конкурсларында җиңүе өчен ул дипломнар белән бүләкләнде. 
 
Искәртеп үтик: быел Корбан гаете 24 сентябрьгә, пәнҗешәмбе көнгә, туры килә. Җыелышта казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары нисаб күләме 17 мең дип килеште. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу вәҗиб, мәҗбүри санала.
 

  Ташкичү авылы китапханәсендә “Сөмбелә-2015” бәйгесе узды.Бәйгедә катнашкан кызлар төрле конкурсларда үзенең көчләрен сынаштылар. 

Новый поселогы китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре  мәктәпнең 5-11 класс укучылары белән берлектә “2015 ел парклар һәм  скверлар елы”  уңаеннан    "Изгелек кыл!" дигән   бәйрәм чарасы үткәрделәр
Районда малларга азык-төлек әзерләү буенча белешмэ:14668 тонна печән һәм 63766 тонна сенаж, 4920  тонна силос салынды,110  тонна  яфрак азыгы эзерлэнде( барлыгы 282068 яки  бер шартлы терлеккә 20,51 центнер азык берәмлеге әзерләнгән )
Районда  яшелчә җыюда дәвам итә: чөгендер-15 гектар җирдән 265 цн, кәбестэ 13 га-257 цн.,бәрәңге 27 га-683 цн. җыеп алынган Шикәр чөгендере318 гектардан              12 тыс,402 тн җыеп алынган,уныш-390 ц\га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International