ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә, Татарстан Республикасының оешуына 25 ел тулу уңаеннан, мәктәп укучылары арасында «Минем яраткан Татарстаным» исемле брейн-ринг уены үткәрелде.

Муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика күргәзмә-конкурсында районның Күзкәй һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләре җиңүчеләр арасына кергән иде. 30 августта, республика көнендә, Казанда Дәүләт Советы каршындагы мәйданчыкта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Дипломнарны һәм «Шевроле Нива» автомобиле ачкычларын җирлек башлыкларына Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 
Татарстан Республикасы көне уңаеннан, районыбызда күптөрле чаралар булып үтте. Бәйрәм алдыннан, 29 август көнне, Түбән Суыксу авылында, аның яңартылган мәдәният йорты бинасында бәйрәм концерты уздырылды.
 Мусабай Завод  авыл җирлегендә "Иң яхшы гимн" һәм"Авыл  Гербы"дигән  конкурска нәтиҗә ясалды,Җиңүчеләр Мисхат Ямалиев белән  Рушат Ибатуллин.Аларны 30 август көнне Татарстан  бәйрәме көнне  бүләкләделәр , халык бу   Гимнга кушылып җырлады. Чарада  укучылар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре матур эчтәлектәге концерт  күрсәтте.  
Районда малларга азык-төлек әзерләү буенча белешмэ:12518 тонна печән һәм 63766 тонна сенаж 568 тн силос салынды,110  тонн  яфрак азыгы эзерлэнде( барлыгы 264130, яки  бер шартлы терлеккә 19,21 центнер азык берәмлеге әзерләнгән )
Бугенгесе  көненә Тукай районы буенча  бөртекле культуралар 32966 гектар мәйданда чабылган,31690 гектар  жирдән ашлык  суктырылган,72653 тонна ашлык җыеп алдынган. Һәр гектардан чыккан ашлыкның уртача уңышы 28,1центнер тәшкил итә.    Бөртеклеләр барысы71 %мәйдәннан жыелган  .Яшелчә җыюда дәвам итә: чөгендер-15 гектар җирдән 265 цн, кәбестэ 10 га-279цн.,бәрәңге 25 га-650 цн. җыеп алынган              

Районда  авыл хуҗалыкларында сөт савып алу буенча белешмә 
Иске Абдул авылында Республика көне
Айбулат Мөнир улы Якупов күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыгының мактау кәгазе белән бүләкләнде.
 "Гиндукуш"  музеена  Комсомолец поселогыннан  Чечнәдә вафат булган  Тимашев  Сергей Васильевичның хезмәттәшләре  килде, алар музейдагы экспонатлар белән таныштылар 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International