ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
 Сосновый Бор поселогында тиздэн 80 урынга «Солнышко»балалар бакчасы  ачылачак
 бара республика программасына быел безнең районнан ике мәгариф учреждениесе – Кече Шилнә һәм Шилнәбаш мәктәпләре керде. Биредәге төзекләндерү эшләренә программа кысаларында 23 млн 076 мең сум акча бүлеп бирелде.
Районда малларга азык-төлек әзерләү буенча белешмэ: 9627тонна печән һәм 38056 тонна сенаж салынды,110  тонн  яфрак азыгы эзерлэнде( 167122тонна, бер шартлы терлеккә 12,2 центнер азык берәмлеге әзерләнгән )

14
июль, 2015 ел
сишәмбе

Район Пенсия фонды бүлегенең мобиль офис хезмәте 8 июль көнне Бәтке авыл җирлегенә чыкты. Биредә авыл советы бинасында бәткелеләрне сәгать 10нан 12гә кадәр клиент хезмәте әйдәп баручы белгеч-эксперты Лариса Федотова кабул итте. Ике сәгать эчендә аңа 20гә якын кеше мөрәҗәгать итте.

 
Спорт мәйданчыклары төзү турындагы республика программасы кысаларында быел районга 4 млн 550 мең сум акча бүленә. Әлеге программа ярдәме белән бүген ике җирлектә – Түбән Суыксуда һәм Яңа поселогында шундый объектлар төзелә. ТР Инвестиция-төзелеш идарәсе мәгълүматларына караганда, быел республикада 163 спорт мәйданчыгы сафка басарга тиеш. Финанслау күләме – 396,6 млн сум.

Шилнәбаш авылының «Нива» мәдәният йортында бәйрәм концерты үтте. Чараны алып баручылар – Иван Володин белән Анжелика Пономарева ачып җибәрде. Алар тамашачыларга Петр һәм Феврония Муромскийларның тормыш юллары, мәхәббәт тарихлары турында сөйләде. 

Кичәдә күбесенчә мәхәббәт турында җырлар яңгырады.

 Агымдагы елнын 1 июленнэн Салым декларацияләрен “Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты” аша да тутырырга мөмкин. . Салым декларациясен 3-НДФЛ формасы буенча тутырырга теләүчеләр махсус компьютер программасыннан файдалана ала.  
Район хужалыкларыннан 13 июль кэненэ сэт савып алу буенча белешмэ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International