ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
1 июль кэнне Круглое Пролое поселогында "Наркотикларга  каршы"декадасы кысаларында   «Яблочное настроение»акциясе уздырдылар . 55 кеше бу чарада  тэмле алмаларга  , матур итеп  тэрелгэн, "Ящь организмга-сэламэт ашау" дип язылган тасмаларга бэйлэнгэн алмалар кабул итеп алды хэм  сэламэт яшэу рэвеше алып барырга суз бирде.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 222 бүлмәгә күчте. Бүлмәгә  китап киштәләре куелды. Киштәләргә  тарих, энциклапедияләр, татар, рус язучыларының әсәрләре, детектив, мәхәббәт, тәнкыйди язмалар, балалар өчен китаплар, әкиятләр (DVD), сценарийлар һәм төрле темага кагылышлы китаплар,  журналлар  урнаштырылды. Китап укырга яратучы  Тукай администрациясе хезмәткәрләрен көтеп калабыз.

 

2 июль Тукай администрациясенең киңәшмә залында,  авыл китапханәчеләре өчен кинәшмә үтте.  

Район хужалыкларыннан 2июль кэненэ сэт савып алу  буенча белешмэ
Районда малларга азык-төлек әзерләү кызу темплар белән дәвам итә. 8900тонна печән һәм 28900 тонна сенаж салынды ,110тонна    терлек азыгы ( 13455 цн.к.ед, на 1 усл .гол 9,78ц.к.ед)

1
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Районда малларга азык-төлек әзерләү кызу темплар белән дәвам итә. 8800тонна печән һәм 27700 тонна сенаж салынды( 13085 цн.к.ед, на 1 усл .гол 9,47 )
28 июнь көнне Тукай районының Малтабар авылында ифтар ашы узды. Анда 50 якын кеше, шул исәптән Күзкәй, Калмия, Боерган, Колыш авылы мөселманнары да катнашты. Ураза тоткан кардәшләребез каршында районның  имам-мөхтәсибе Җәүдәт  хәзрәт Харрасов кеше гомеренең кыскалыгы һәм аны бәрәкәтле, хәерле итеп үткәрергә кирәклеге турында вәгазь сөйләде. Чаллы кунагы Фәүзия Бәйрәмова исә намаз мөһимлеге турында үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.
Районда бүген  дүртенче юбиляр-90 яшен тутыручы  - тәбрикләүләр кабул итте. Ул Биклән авылында гомер кичерүче Бибинур Ямали кызы Фәйзуллина!Аны котларга район Советы аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова килде, юбилярга Россия Президенты В.Путинның Рәхмәт хатын,  район башлыгы В. Хаҗиев исеменнән бүләкләр тапшырды,җылы эчтәлектәге  тәбрикләү сүзләре  , ил өчен куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
 Биклән авылында гомер кичерүче Галиябикә  Нурула кызы Гайсинага  90 яшь тулды.  Шул уңай белән аңы  район советы аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова котлады,  куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде,аңа исәнлек, шатлыклы,тыныч көннәр теләде,Россия Президенты В.Путинның Рәхмәт хатын,  район башлыгы В. Хаҗиев исеменнән бүләкләр тапшырды .
Тыл хезмәтчәне, Тукай районының Яңа Мусабай авылында яшәүче хөрмәтле Рәшидә Сәхәбетдин  кызы Чикина   зур юбилеен билгеләп үтте, аңа 90 яшь тулды. Аны бу бәйрәме белән туганнары, якыннары, шулай ук  Тукай районы аппарат   Совет җитәкчесе Әсхәдә Наврозва  , авыл җирлеге башлыгы  Наис Сайфетдинов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International