ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Тыл хезмәтчәне, Тукай районының Яңа Мусабай авылында яшәүче хөрмәтле Рәшидә Сәхәбетдин  кызы Чикина   зур юбилеен билгеләп үтте, аңа 90 яшь тулды. Аны бу бәйрәме белән туганнары, якыннары, шулай ук  Тукай районы аппарат   Совет җитәкчесе Әсхәдә Наврозва  , авыл җирлеге башлыгы  Наис Сайфетдинов котлады.
 Күзкәй авылында гомер кичерүче Фәрдиева Рәхимә Фәрди    кызының 90 яшьлек юбилее. Шул уңайдан аңа район башлыгыкиңәшчесе Р. Гиниятуллин Россия Президенты В.Путинның Рәхмәт хатын,  район башлыгы В. Хаҗиев исеменнән бүләкләр тапшырды .тәбрикләүдә  авыл җирлеге балыгы Э.Гәрәев катнашты, әбигә    исәнлек, тынычлыкта ,  матур итеп гомер кичерүен теләделәр

«Вилданов» фермер хуҗалыгында механизаторлар җитәкче белән иңне-иңгә куеп эшли

15июльдә 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Тукай бүлегендә “Кайнар линия” телефоны эшли.

Күчемсез милеккә хокукка дәүләт теркәве үткәрү һәм алар белән алыш-биреш турындагы сорауларга бүлек начальнигыурынбасары  Айрат Хафизов  җавап бирәчәк. “Кайнар линия” телефоны: 8(8552) 46-97-01

«БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Тукай районы җирле бүлеге муниципаль сайлауларга депутатлыкка кандидатлар исемлеген күрсәтте

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «ЭФ-Интернэшнл» компаниясе белән берлектә «АГРОРУСЬ» XXIV халыкара агросәнәгать күргәзмә-ярминкәсе (Санкт-Петербург шәһәре, «Ленэкспо» күргәзмә комплексы) кысаларында 2015 елның 25 - 28августында «Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы» һәм «Иң яхшы крестьян (фермер)хуҗалыгы» номинацияләре буенча конкурслар уздыра.

 

1 июльдән РФ Җинаять кодексына юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозган өчен җаваплылыкны арттыруга бәйле үзгәрешләр үз көченә керә. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.  Әлеге үзгәрешләр 2014 елның 31 декабрендә имзаланган 528нче РФ Федераль законында каралган. РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсе буенча транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән яки алкоголь эчкәнме-юкмы икәнен ачыклауга медицина тикшерүеннән баш тарткан зат кабат исерек килеш рульга утырса, 200-300 мең сум күләмендә штрафка тартылырга
 1 июльдән эшләүче гражданнарга пособияләрне эш бирүчеләр түгел, РФ Социаль иминият фондның Татарстан буенча төбәк бүлекләре түли башлый.

30 июнь көнне Сосновый Бор поселогы "Солнышко" балалар бакчасына йөрүче балалар янына  Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре һәм "Бригантина"  агитбригадасының волонтерлары килде.Алар "  «Добровольцы-детям»акциясе кысаларында кечкенәләр белән"Үзеңне сакла" дигән чара уздырдылар-юл кагыйдәләре,  урам  аркылы чыкканда сак булу, үзең генә  өйдә калганда,  су коенганда,ут-күздән саклануга багышланган  видеолар карадылар ,төрле спорт күнекмәләре башкардылар ,истәлеккә  бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International