ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
27 майдан 2 июньгә чаклы Калмия авылында  хәрби- спорт лагере"Чемпион" лагерендә 8-10 класслардан    40  егет  ял итте.
Балаларны яклау көнендә, ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре турында рәсем һәм инша конкурсы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыгвы карары беләнн  Тукай  муниципаль  районы  авыл хуҗалыгы өлкәсендә  фидакарь хезмәте, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә керткән уңышлары өчен  алдынгы хезмәтчәннәрне   Мактау грамоталары  белән  бүләкләделәр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә.
Кенәз мәдәният йортында югары  категорияле врач  нарколог,  психотерапевт  Мусин   Ильдус  Нагимович катнашында 10 июнь  көнне «В  будущее  без  наркотиков! дигән  акция уздырды. Хезмәткәрләр яшьләр белән берлектә   "Киләчәк-наркотикларсыз!" дигән  информацион   буклетлар һәм шарлар әзерләделәр , аны тарату оештырдылар    
 
 РФ Пенсия фондының ТР  Яр Чаллы шәһәрене бүлегенә  тукайлылардан   ана капиталыннан 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга  77 гариза кергән 
2015 елның 31 декабренә чаклы ана капиталы сертификаты алуга хокукы булган яки алган һәм акчаны капиталның төп юнәлешләренә тулаем тотмаган барлык гаиләләр бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукыннан файдалана алачаклар.
11 июньдә, гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә  грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булачак.

2015 елның 16 июнендә көннәрендә армиягә чакырылучыларның хокукларын саклау һәм хокуки яклау максатыннан халык өчен "кайнар линия" ачылачак. 

28 май көнне Казан шәһәре Татарстан Республикасы  Эчке Эшләр Идәрәсендә  «Дядя Степа – полицейский»дигән шигырь конкурсы узды. Бу конкурста Иштирәк авылыннан    Закирова Зәлия  286  кеше арасыннан 15  урынга чыкты Аңа Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 
9 июнь  көнне Комсомол поселогы  китапханәсендә  мәктәп яны балалар лагерендә ял итүчеләр белән "Пушкинда кунакта" дигән  әдәби сәгать узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International