ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре  һәм "М.И. Г." волонтер отряды  членнары  силикон  резинкалар ярдәмендә браслетлар ясау буенча мастер-класс уздырды.  

10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Бакчасарай авылында гомер кичерүче Мөхәмәтнәҗипова Зөхрәбану Мөхәмәтнәҗип    кызының 90 яшьлек юбилее. Шул уңайдан аңа район башлыгы урынбасары Люция Хак кызы Әхмәтова Россия Президенты В.Путинның Рәхмәт хатын,  район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды . Бәйрәм белән тәбрикләп аңа исәнлек, тынычлыкта ,  матур итеп гомер кичерүен теләде
Тыл хезмәтчәне, Тукай районының  Тавлык авылында яшәүче хөрмәтле Миннегаян Гимазетдин  кызы Нигъмәтуллина  зур юбилеен билгеләп үтте, аңа 90 яшь тулды. Аны бу бәйрәме белән туганнары, якыннары, шулай ук Тукай районы башлыгы урынбасары, Совет рәисе урынбасары  Люция Әхмәтова , авыл җирлеге башлыгы  Рамиь  Нәҗметдинов котлады.

10 июнь  көнне    бүлек башлыклары белән уздырган киңәшмәдә муниципаь район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев көзге  кыр эшләре -кәбестә җыеп алуга әзерлек эшләренең алдан хәстәрен күрергә кирәклеген искә төшерде. 

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге 9 июнь  көнне  «Жизнь без наркотиков»акциясе кысаларында  Кенәз мәктәбе «Звездный дождь»лагерендә  чаралар уздырды:"Күңелле стартлар" һәм"Дусдык-ул..." дигән темага  А3 форматында  рәсем ясау

Районыбызның хуҗалыклары өчен кызу вакыт – печән өсте башланды.Аларның һәркайсында 35 гектардан алып, 170 гектарга кадәр чабылган мәйданнар бар инде.  
Иске Җирекле авылында Сабантуй бәйрәме  көндезге 11 дә башланып кичке 8 гә чаклы дәвам итте. Бәйрәм күңелле концерт белән үрелеп барды, анда авылның иң яхшы артистлары  катнашты. Балаларда,өлкәннәр дә  төрле уеннарда актив катнаштылар   һәм бүләгенә ия булдылар 

9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
 Тукайлыларга  салым инспекциясе  физик затларның милек  салымнарын түләүгә хәбәр кәгазьләре  җибәрә башлады
Балаларны Халыкара яклау көнендә  Теләнче Тамак   терләкләндерү мәктәбенә  аларның даими  ярдәм күрсәтеп килүче  Яр Чаллы шәһәр суды  рәисе Гайфетдинов Ринат Галләметдин улы һәм аның  ярдәмчесе  Галиуллин Рамиль Рәфис улы   килделәр.  

Россия Федерациясе Пенсия фонды ел саен үтә торган «Пенсияне иминиятлэәү буенча 2014 елда иң яхшы мәҗбүри иминиятләүче» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясады.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International