9 июнь – Халыкара дуслар көне. Ул, нәрсәгә булса да карамастан, дусларга аларның безнең өчен нинди мөһим булулары турында искәртергә үткәрелә. Кемнәрдер өчен бу бәйрәм күптән элемтәдә булмаган дуслары белән аралашуны яңартырга, бергә җыелышып, истәлекләр белән уртаклашырга ярдәм итә.
Июньдә татарстанлыларны өч көн рәттән ял көтә, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, 12 июнь – Россия көне - эш көне булмаган бәйрәм көне була.
Шулай итеп, 2015 елда биш көнлек эш атнасында 12, 13 һәм 14 июнь ял көннәре була.
Кече Шилнә авылы «Колосок» балалар бакчасы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” дигән исемгә республика конкурсында җиңүче дип танылды һәм 1 миллион сумлык грант отты.
Хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсендәге чыгышында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов чәчүнең уңышлы төгәлләнүе, хәзерге вакытта бар игътибар чәчүлекләрне карап торуга, терлек азыгын әзерләүгә юнәлдерелүе турында сөйләде:
– Районда җәмгысы 35 мең гектар сабан культуралары, 9628 гектар азык культуралары, 3017 гектар шикәр чөгендере, 2361 гектар рапс, 3510 гектар кукуруз чәчелде. 395 гектарда – бәрәңге, 163 гектарда яшелчә утыртылды.
Район Сабантуенда 2014 елгы югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларның хезмәтен билгеләп, аларга сертификатлар тапшырылды. Менә алар:
"Чаллы яшелчәлеге" хуҗалыгыннан Ивашкина Любовь Владимировна, 2014 елда 1 савым сыерыннан 6554 кг сөт савып алган;“Сәйдәш” хуҗалыгыннан Исламова Рима Рифовна(6532кг сөт савып алган); “Биклән ” хуҗалыгыннан Кильганова Валентина Анатольевн(5738 кг. сөт савып алган)
·
Сабан туе көнне Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге, ЗАГС, опека һәм яшьләр бүлеге балалар мәйданчыгында төрле яшьтәге сабыйлар белән уеннар оештырды.Капчык сугышы, әйбер кисү ярышларында , җыр, шигырь башкару буенча бәйгеләре. күзне бәйләп чиләккә туп җыю, капчык киеп йөгерү һәм башка төрле уеннаруйнатылды. Ярышлар булгач, бүләкләрсез дә булмады. Уеннарда катнашкан балаларга төрледән-төрле призлар, күчтәнәчләр тапшырылды.