Бик тә мөһим һәм җаваплы гамәл башкаручы – ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүче район халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
”Шәфкать” үзәге Социаль хезмәткәрләне бәйрәм белән котлый!
Бик тә мөһим һәм җаваплы гамәл башкаручы – ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүче район халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
”Шәфкать” үзәге Социаль хезмәткәрләне бәйрәм белән котлый!
Кинәт, җыелган кешеләрнең игътибары майдан читенә күчте. Әкрен генә майданга район китапханәчеләре үзләренең “Бөек Җинүнең 70 еллыгына” багышланган планшетларын чыгара башладылар. Көй дә үзгәрде. Моңлы, сагышлы. Солдат строе кебек, планшетлар төз бастылар. Планшетларда һәр авылның фронтовиклары һәм тыл хезмәткәрләре турында мәгълүмәт, фотосүрәтләре, солдат хатлары, истәлекләр урнаштырылган. Трибуналарда халык аякка басты. Кайберләре, яшьләрен яшереп, башын аска иде. Кайсыларыдыр үзенең туганнарын, авылдашларын эзләп планшетларны күзәттеләр.
-
6 июнь көнне Ташкичү китапханәсендә, "Ярдәм кулы" исеме астында донор белән әңгәмә үтте. Әңгәмәдә донор, КНИТУ студенты Азат Мухаметнабиев сорауларга җавап бирде. Кан бирү нинди җаваплы, организмга файдалы, мохтаҗ кешегә бик кирәк процесс икәнлеген аңлатты. Әңгәмәне китапханә мөдире Светлана Мухаметнабиева әзерләде.
Язгы чәчү кампаниясе барашында алтын бөртекләрне сыйфатлы итеп, иң күп күләмдә җир куенына салучы механизаторлар арасында, ярыш нәтиҗәләрен карап тикшергәннән соң, түбәндәге механизаторларга акчалата сертификат бирелде , җиңүче тасмасы тагылды
Менә алар: Закиев Рамиль Хуснуллович, механизатор ООО"Камский Бекон" хуҗалыгыннан ПК"Джон Дир" 950га мәйданда бөртеклеләр һәм тамыр -азык культураларын эшкәрткән; Хамидуллин Самат Мунирович, ООО"Агрофирма Кама"механизаторы АТМ-7360 1223 га мәйданда бөртеклеләр һәм тамыр -азык культураларын эшкәрткән; Нуретдинов Расыйм Музагиданович, ПК"Биклянь", ДТ-75тракторы белән 985 га мәйданда бөртеклеләр һәм тамыр -азык культураларын эшкәрткән; Слепнов Андрей Александрович, ПК"Камский" механизаторы 860 га мәйданда бөртеклеләр һәм тамыр -азык культураларын эшкәрткән.
7 июнь көнне Кенәз авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Кыр батырларын,терлекчеләрне, авыл уңганнарын авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, "Алмаз" хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Фәпфәй улы, Кенәз авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Александр Николаев котладылар һәм бүләкләделәр. Аларны халкыбызның милли уеннарында, спортта көчлеләр, җитезләр алыштырды. Көрәш буенча ярышларда Сабантуйның абсолют батыры Шакиров Роберт калды.Ана матур диван бүләк ителде. Ат чабышында Яцкевич Владимир «Резвый»аты белән 1нче урынны, Яцкевич Василий - «Казбек»кушаматлы аты белән-2 нче, «Йолдыз» кушаматлы ат белән Елкин Борис нче урынга лаек булды.
Бүләкләр барысына да мулдан булды,