ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2015 ел
җомга
 Үзйөрешле машиналар катнашында хокук бозуларны, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында 8 июньнән «Трактор-прицеп»профилактик операция игълан ителде.

4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
"Наркотикларсыә  яшәү" акциясе кысаларында  «  «Шафкатъ» үзәге психологы Баева Светлана һәм  волонтер  Загуменов  Фёдор  2004 елгы яшьүсмерләр арасында  мини-футбол буенча дусларча очрашу уздырдылар
Мәләкәс авыл җирлегендә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ярдәмендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның Сабан туе узды. Сабыйлар ул көнне төрле конкурсларда катнашты, берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләрдә көч сынашты ,рәхәтләнеп күңел ачты.

1 июнь көнне Мусабай-Завод авыл китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрә  Мәрзия Фәйзуллинаның тууына 85 ел тулу һәм Әдәбият елы уңаеннан “Сугыш юлларының тузаны” исеме астында укучылар белән әдәби кичә үтте.  

Биклән һәм Новотрицкое авыл җирлегендә узган Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Хезмәткә һәм яклауга әзер (ГТО)» фестивалендә районыбыздан барысы бергә 90нан артык яшүсмер катнашты.
Хөрмәтле райондашлар!Сезне 6 нчы июньдә Мусабай-Завод авыл җирлегенең Кызыл Байрак авылы янында узачак халкыбызның милли бәйрәме район Сабантуена  чакырабыз. Бәйрәм программасында:

 
«Чаллы-яшелчәсе» хуҗалыгында  муниципаль район башлыгы,районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре, хуҗалык берләшмәләре җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә  узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәьәләләр каралды:1. терлек азыгы әзерләү техникасының эшкә әзерлеген карау ;2.-Терлек азыгы ,яфраказык әзерләү;3.Терлекчелек биналарын кышлатуга әзерлек;4   Капиталь ремонт программасы буенча 200 башка исәпләнгән бинада реконструкция ясауның  эш барышы.
30 май көнне Татарстан поселогы "Айбагар" керәшен халык фольклор коллективы республикакүләм “Иске Казан- түгәрәк уены” татар халкы фольклоры фестиваленең финалында чыгыш ясады. Тамара Багаева һәм Валентина Сагидуллина дуэты  1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
3нче июнь көнне  муниципаль район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев  бүлек җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төрле мәсьәләләр,сораулар каралды.Шуларның берсе -язгы кыр эшләре нәтиҗәләре һәм  игеннәрнең торышын тикшергән комиссия эшчәнлегенең белешмәсе  тыңлау.Комиссия игеннәрнең,чәчүлекләрнең торышын уңай бәяләде. Район башлыгы  авыл хуалыкларндагы кыр эшләренең яшхы башкарылуына әһәмият бирде, алдынгы хуҗалыкларга тукталды, һава шартларының яхшы килүен ,мул уңышлар  җыеп алырга ният кылу турында әйтеп узды.
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районында яшәүче   65 гаиләгә тантаналы рәвештә ана капиталын алу өчен серификатлар тапшырылды,ул Балаларны яклау көне уңаеннан уздырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International