3 июнь көнне Мәләкәс авылында инвалид балалар өчен районкүләм Сабантуй булып узды. Бәйрәмгә төрле авыллардан балалар җыелган иде, алар өчен күңелле уеннар, ярышлар оештырылды. Сабан туен оештыруда Мәләкәс авыл советы, мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, “Тамчыкай ” балалар бакчасы коллективлары актив катнашты.
30 май көнне Мәләкәс авылының “Питрау” керәшен халык фольклор коллективының кечкенәләре төркеме, республикакүләм “Иске Казан- түгәрәк уены” татар халкы фольклоры фестиваленең финалында чыгыш ясап 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар һәм гала-концертта катнаштылар.
1 нче июньнән Татарстанда балаларны 2015-2016 нче елларга мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыны туплау эше башланды. бу эш “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша башкарыла
Юлламаны көтүче балаларның әти-әниләренә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша даими рәвештә чиратның статусын тикшереп торырга кирәк. Баланың статусы “Направлен в ДОУ” (“Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җибәрелгән”) дип үзгәртелгәч, әти-әниләргә ай дәвамында үзләре сайлаган балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегезгә төшерик: балаларны массакүләм рәвештә мәгариф учреждениеләренә билгеләү эше өч ай, 31 нче августка кадәр дәвам итә.
2 нче июнь көнне Иске Абдул китапханәчесе Зилфира Бахтеева һәм мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Кәүсәрия Ситдикова “ Гөлчәчәк” балалар бакчасында халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Без бәхетле балалачакның бәхетле балалары “ дип исемләнгән чара үткәрделәр. Балалар белән уеннар уйналды, төрле конкурслар оештырылды, соңыннан утырып карга боткасы ашадылар. Бәйрәмдә 11 бала катнашты.