Мусабай-Завод мәдәният йорты каршында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан митинг булды. Митингка авылыбызның бердәнбер ветераны Минкина Мәрьям Гапдрахман кызы һәм Кызыл-Байрак, Ташкичү һәм Мусабай-Завод авылыннан 11 тыл ветераны килгән иде. Аларга һәм барлык катнашучыларга георгиевская ленталар тагылды. Бәйрәмдә ветераннарны авыл советы җирлеге башлыгы Фәридә Әхмәт кызы, район хакимият башлыгы кинэшчесе Рубис Лотфуллович котлады, аннары сүз Мусабай-Завод авылы укучыларына бирелде.
Бөек Җинүнең 70 елыгы уңаеннан, Казаклар авылында “ Буыннарны берләштерә батырлар даны” дигән митинг узды . Обелискка веноклар һәм чәчәкләр куелды .
8 майда Казаклар авылы халкы өчен истәлекле вакыйга булды.Бөек Җинүнең 70 еллыгы уңаннан ,авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Шәрипов Нурмый Хәләф улының туып – үскән нигезендә мемориаль такта ачу тантанасы үтте.
Татарстанның Пенсия фонды1 июньнән пенсия таныклыклары бирүне туктата. Әлеге оешмада аңлатуларынча, лаеклы ялда булу турындагы таныклыклар Россия күләмендә бирелми башлый икән.Әлеге яңалыкны документлар әйләнешенең үсеше белән бәйләп аңлатыла. "Пенсия билгеләү турындагы барлык мәгълүматны да Пенсия фондына җирле бүлекләр электрон рәвештә җибәрә.