Бүген М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантанада сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтли.
Мусабай-Завод авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән “Сугыш урлаган балачак” исеме астында очрашу кичәсе үтте. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Ахметовна Аглязова килгән кунакларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады һәм сугыш чорындагы фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
5 нче май көнне район "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" директоры Голюся Фахруллина һәм профком рәисе Ляйсан Хаертдинова 33 ел буе гомерен район балалар китапхансендә эшләгән, лаеклы ялда булучы,тыл ветераны Александра Степановна Крапивина өенә барып аны тәбрикләделәр .Ветераны үзенең хатирәләре белән уртаклашты.
Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында мәгариф идәрәсе башлыгы карары нигезендә (№93 от 24.03.2014ел" Район белем бирү учреждение җитәкчеләренең "Менеджмент" юнәлеше буенча белемнәрен күтәрү һәм укыту") укулар тәмамланды. 24 мәктәп җитәкчесе һәм 16 балалар бакчасы мөдире диплом алдылар