ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2015 ел
чәршәмбе
  Комсомольц поселогында сугыш ветераны  Кайнов  М. П., тыл ветераннары : Беспалова А. М., Самигуллина Г. М., Гумерова З.Н. һәм  Бөек Ватан сугышында һәлак булган  солдат хатыны   Иголкина Н. В. бәйрәм -котлау  открыткалары тапшырдылар

5
май, 2015 ел
сишәмбе

  Пенсия фонды идарәсе ана капиталы акчасыннан 20 мең сум күләмендә түләү алу өчен гаризалар кабул итә башлады. Моңа кадәр гражданнарга түләүне алу тәртибе, моның өчен кирәкле документлар, вакыт кысалары турындагы мәгълүмат та җиткереләчәк, дип аңлаттылар пенсия фондында. 

10-28 апрельгә чаклы  Яр Чаллы шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган пенсионерларның V республикакүләм “Өченче буын” Спартакиадасының беренче этабы  үтте.Пенсия фонды идарәсе, физкультура һәм спорт идарәсе, “Россия пенсионерлары Берлеге” җәмәгать оешмасының җирле бүлегеуздырган бу  Спартакиадада төрле н спорт төрләре буенча ярышлар узды.

Район яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге Кенәз мәктәбендә   эшләүче Белов Виктор Ивановичны "Ин яхшы тренер" номинациясендә бүләкләде
Кенәз мәктәбе командасы футбол буенча  район беренчелегендә Чемпион булды.
Сәламәтлек саклау тармагының медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының ярымфинал ярышларында  Тукай районының үзәк хастаханәсе командасы  4 урын яулады.
  Бүген, 5 май көнне хакимиятендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Ул көннәрнең даны мәңге сүнмәс» дип аталган күргәзмә ачылды. Анда район авыллары архивларында сакланган тарихи фотолар, район газетасында басылган язмалар урын алган. Барлык авыл җирлекләре дә күргәзмәгә үз материалларын тәкъдим иткән.Тантаналы тасманы ветераннар советы рәисе Г. Гиниятуллина, пенсионер  , күп еллар буе китапханәче булып эшлэгән Ярия апа кисте. Бу  күргәзмә хакимият бинасында Җиңү бәйрәме үткәнче – ике атналап торачак. Аннары аны шәһәр музеена урнаштыру, техник мөмкинлекләргә карап, авыл җирлекләре буйлап йөртү күздә тотыла.

30 апрель  көнне Круглое Поле мәдәният йорты Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан"Җиңү таңы белән яз килә" дигән бик зур чара булып узды. Бу чарада хөрмәтле кунаклар - сугыш 1әм җтвл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде.  

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан поселогының «Лебедушка» балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр «Патриот» хәрби дан музеенда экскурсиядә булдылар.Балалар хәрби техника үрнәкләрен күрделәр, куллары белән тотып карадылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International