ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
 20 апрельдән 27сенә кадәр «Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» атналыгы уздырды. «Әлеге акциядән райондашлар да читтә калмады. Авыл җирлекләрендә бу атнада бик күп игелекле эшләр кылынды», – ди район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова.
Район башлыгы Васил Хаҗиев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, авыл хуҗалыгы белгечләре белән бергә хуҗалыкларга чыгып, язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Җитәкчеләр «Камский» җитештерү кооперативы, «Ярыш», «Гигант», «Алмаз», «Кама-Бекон», «Вилданов» һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларын карадылар. Бүгенге көндә әйтеп үтелгән хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне тырмалау, уҗымнарны тукландыру эше яхшы бара.
Круглое Поле мэдэният йортында Жинунен 70 еллыгы кысаларында  укучылар арасында "Ин нэни йолдызчыкларыбыз" дигэн конкурс узды.Жинучелэр билгелэнелде, булэклэр тапшырылды. Номинациялэрдэ жинучелэр:  Камиля Шабакаева- «Мисс Улыбка», «Мисс Талант»- Диана Боярова, «Мисс Нежность» -Алина Зайдуллина, «Мисс Маленькая звездочка поселка Круглое Поле» - Элина Сатарова.
 
Кенэз мэдэният йортында"Килэчэк  наркотикларсыз1" дигэн  антинаркотик  проект кысаларында "Яшьлэр  наркотикларга каршы!""Яшэу бер генэ тапкыр бирелэ!" дигэн чара узды.Чарада  юрары  категорияле врач  нарколог , психотерапевт  Мусин  Ильдус  Нагимович,район яшьлэр булеге житэкчесе Гараев  Ильнур  Ракипович, мэктэп укучылары  катнашты.

28
апрель, 2015 ел
сишәмбе

25 апрель көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында пенсионерлар арасында IV Спартакиада үткәрелде. Әлеге чарада Кнәз, Комсомолец, Тләнче Тамак, Күзкәй, Әҗмәкәй, Мәләкәс, Калмия авыл җирлекләреннән 7 команда катнашты. 

27 апрель көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында спорт мәктәбенең тренеры Валерий Фәйзуллин үз тәрбияләнүчеләре арасында гомуми физик әзерлек буенча ярыш үткәрде.Программага урыннан ераклыкка сикерү, йөгерү, идәннән күтәрелү, акробатик элементлар кертелгән иде.

24 апрельдә Тукай районы Боерган авылы күпфункөияле үзәгендә  «Милләтемнең кояшы син и моңлы, нурлы, Тукай!» дип исемләнгән олы бәйрәм булды. Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге кичә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган иде. Бәйрәмгә мәртәбәле кунакларның килүе дә бик куанычлы булды. Алар арасында Казан каласыннан шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрь Рифат Җамал һәм Рифат Сәлах, Яр Чаллы шәһәреннән Галиәхмәт Шаһи һәм Рәшит Бәшәр бариде.

23 апрель кэнне Бэтке авыл китапханэсендэ   7 класс укучылары белэн  экономика дэресе уздырылды.   «Экономика служит человеку»-дигэн китап кургэзмэсе оештырылды.

26 апрель көнне Кнәз авылының мәдәният йортында “Солдат батырлыгы онытылмый” дип аталган , хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызны искә алу көне узды. Без Ватан алдында бурычын үтәгәндә Әфганстан, Чечен, Таҗикстан җирләрендә һәм башка кайнар нокталарда үз гомерен биргәннәрне онытырга тиеш түгел.

Чарада Әфганстан һәм Чечен җирләрендәге хәрби хәрәкәт ветераны, отставкадагы подполковник Руслан Иванилов, Кнәз авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Александр Волков, Кнәз авыл җирлегенең хәрби хәрәкәт ветераннарының Совет рәисе Фәнис Хаҗиев, хәрби хәрәкәт ветераннары, егетләрнең дуслары, сыйныфташлары, һәлак булган якташларыбызның әти-әниләре, “Родина” клубының әгъзалары, армиягә чакырылучылар катнашты.


 Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Шул уңайдан"Гиндукуш"музеенда"Һәйкәлләрдэ  халык тарихи"  исемле фотокүргәзмә ачылды.  Бу  күргәзмә-семинарда Иштирэк авылы  Советлар Союзы Герое  Кэлимулла Якупов турындагы материаллар  да чагылыш тапкан
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International