Районда яшэуче 2 Ватан сугышы ветеранына :санузлар ремонтландырылган- (14,2 мен сум),тэрэзэ алыштырылган-(161,3 мен сум)
Тукай район үзәк шифаханәсендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга ,тыл һәм хезмәт ветераннары өчен бүгенгесе көндә 4 палата( бүлмә) җиһазландырылган. Барлык палаталарда матур итеп ремонт үткәрелгән ,яңа җиһазлар,холодильник, телевизор ,савыт-саба, юыну бүлмәләре- барысыда безнең хөрмәтле ветераннарыбыз өчен .
Тукай районында шәһәр яны маршрутлары буенча юлларны тикшерү максатыннан, елга ике тапкыр махсус комиссия чыга. Тикшерү барышында юл өслеге кимчелекләре, юл билгеләренең тиешле урында булу-булмавы, юл йөрү кагыйдәләренә туры килү-килмәве, тукталышларның барлыгы һәм тиешле тәртиптә булуы, юл кырыеның торышы, һәм өч маршрутта билгеләнгән урында тимер юлны кисү урынының торышы ачыкланачак. Һәр маршрут буенча документ төзелеп, кимчелекләр шунда теркәлергә һәм аларны төзәтү буенча җаваплы кешеләр билгеләнергә тиеш.
Сабан туе бәйрәменең 2015 елда кайсы көннәрдә үткәрелүе турында карар чыкты.
Муниципаль район үзәкләрендә һәм авылларда милли бәйрәм 6-7 июньдә, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 13 июньдә узачак, Казан шәһәрендә исә 1 августта дип билгеләнгән