ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
 14 апрель  көнне Бәтке мәктәбендә профориентация  программасы кысаларында  укучылар белән Бөгелмә  төзелеш- техник  колледжы хезмәткәрләре белән очрашу узды 

14
апрель, 2015 ел
сишәмбе

  Круглое Поле поселогы "Яшьлек"  мәдәният үзәгендә Олы көн  уңаеннан бәйрәм конөерты узды. Архистратига Божия Михаила храмы руханиы  бар җыелган халыкны изге бәйрәм белән котлады,бәйрәм куличлары белән сыйлады. 

 

     13 нче апрель көнне мохтәрәм тыл ветераныбыз Югары Суык-Су авылында яшәуче  – Ахметова Хәния Шәйхулла кызынын олуг бәйрәме – 90 яшьлек юбилее булып узды. Аны котларга Тукай районы администрациясе башлыгы урынбасары Люция Хаковна, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы Наис Миргасимович килделәр. Хәния апага котлау сүзләре әйтеп, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.

     Хәния апа авыр сугыш елларында авылнын төп терәге – бригадир булып, аннан сон куп еллар районнын «Полив» оешмасында  печән устеруче булып, сонрак колхозда төрле эшләрдә эшләде. Ире – сугыш ветераны Лифкать абый белән урнәк гаилә булып яшәделәр, 3 бала тәрбияләп устерделәр.

     Хәния апа хәзерге көндә дә авылнын бик актив Ак әбие, hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, дини йолаларны уткәргәндә башлап йөруче.

    

 

7 һәм 9 апрель көннәрендә районда  " Чыгарылыш сыйныф укучыларының  барлык фәннәр буенча да бердәм дәүләт имтиханына  әзерлеге"  дигән тема астында  киңәшмә узды  .Киңәшмәне   Башкарма комитет Җитәкчесенең мәгариф буенча урынбарары, мәгариф идәрәсе башлыгы Рамил Роберт улы Исаев  уздырды. Киңәшмә    эшчәнленендә   укытучылар, имтиханнар өчен җаваплы кешеләр  һ.б . катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы 16–18 апрель көннәрендә татар хатын-кызлары өчен чәк–чәк пешерү буенча мастер-класс үткәрә. Өйрәтү дәресләре Казан шәһәренең “Хөррият”, “Тәмле булсын”, “Дворянское гнездо” рестораннарында узачак.

13  апрель  көнне Кенәз мәдәният йортында    лоскутница  Сторожук  Татьянаның     «Лоскутная  сказка" дигән күргәзмзсе узды .Аның бу  күргәзмәдзге эшләрен балалар бик кызыксынып карадылар. аның эш алымнары белән таныштылар, сораулар бирделәр .Анда нәрсә генә юк иде:коверлар, паласлар, курчаклар  һ.б.

Кнәз авылы мәләният йортының «Объектив»  агитбригадасы машина-трактор паркы  механизаторлары  каршында концерт программасы белән чыгыш ясады.



13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
 Биклән мәктәбендә Батырлык дәресе узды. Бу дәресне тарих укытучысы  Абдуллина Л.Р.   6-10 класс укучылары ярдәме белән оештырды. Очрашу-дәрескә  Бөек Ватан сугышында катнашучылар,  сугыш чоры балалары ,хезмәт һәм тыл ветераннары  чакырылган иде. Сугыш ветераны  Гайсин Мөдәрис абый   радист булып хезмәт итүе турынд,укытучы -ветеран Абдулли Барый абый  сугыштан чор тормыш турында сөйләделәр, тормыәның кадерен   белеп яшәргә  чакырдылар 
7  апрель көнне Бәтке мәктәбендә  фәннәр буенча  пробный тестлар  уздыру нәтиҗәсе буенча  киңәшмә узды. Анда Бәтке, Круглое Поле,  Түбән Суыксу, Биклән, Мәләкәс, Иштирәк   мәктәпләреннән фән укытучылары катнашты   . Алар медаллистлар , "группа риска" төркеменә кергән укучылар белән ничек эшләүләре турында сөйләделәртәҗрибәләре белән уртаклаштылар,проблемаларны ачыкладылар.  Киңәшмәдә  Башкарма комитет Җитәкчесенең мәгариф буенча урынбарары, мәгариф идәрәсе башлыгы Рамил Роберт улы Исаев  катнашты, чыгыш ясады һәм үзенең тәгъдимнәрен җиткерде . 
 Сталинград  шәһәрен   азат итүгдә катнашкан Главнов Петр  Ивановичка 92 яшь тулды. Шул уңайдан Бәтке мәктәбенең 8 класс укучылары  аның өендә булдылар, туган көне белән тәбрик иттеләр, бик матур итеп әңгәмә кордылар 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International