ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
 

Кнәз мәктәбе укучылары менә инде тугызынчы ел  «Мин татарча сөйләшәм!» Республика  акциясенә кушылалар. Акциянең төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү . Акция 21 нче февраль - Туган тел көнендә башланды. 7 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен дәвам иттек. Шәһәрнең Энтузиастлар бульварында,  сату үзәкләре каршында түштамгалар, сүзлекләр, шарлар, үзебез ясаган календарь тараттык, халыкны татар телендә сөйләшергә чакырдык.  

7 апрель  көнне "Тополек" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Шилнебаш авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар,алар анда «Батырлык үлемсез һәм мәңгелек" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар
 Бүген "Энергетик" мәдәният йортында 63 гаилә«Ана капиталы» на ия булды.2007 елның   1 январьдан Яр Чаллы шәһәрендә 25 мең сертификат бирелгән.1 январьдан"Ана капиталы" 453026 сумны тәшкил итәчәк.  
7 апрель көнне  Новотроицкое авыл китапханә мөдире ,мәктәп һәм ФАП  белән берлектә 4 класс укучылары өчен  "Путешествие на планету здоровья" дигән әңгәмә уздырдыла .Шәфкать туташы  Эльвира Басировна сәламәт яшәү рәвеше турында аңлатма  бирде
6 апрельдә Тукай муниципаль район Советының утыз алтынчы утырышы узды. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты В. Махеев,  ТР Дәүләт Советы депутаты Ф. Комаровның ярдәмчесе Н. Лотфуллин, «Татспиртпром» җәмгыяте вәкиле, Түбән Кама аракы заводы директоры Р. Фәттахов, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары вәкилләре, район палаталары рәисләре, сәнәгать оешмалары, идарә итү компанияләре, торак милекчеләр ширкәтләре җитәкчеләре, район Советы аппараты, Башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, яшьләр парламенты, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.    Утырышны муниципаль район башлыгы В. Хаҗиев алып барды.

Россия Президенты Владимир Путин "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаннан, Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләү турында"гы указны имзалады.

 

Россия Президенты Владимир Путин "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаннан, Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләү турында"гы указны имзалады.

Әлеге документ нигезендә, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, фашистлар һәм аларның союзниклары оештырган концлагерь һәм гетто, кешеләрне башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннары, Финляндия белән, Бөек Ватан сугышы һәм Япония белән сугышта һәлак булучыларның тол хатыннары, Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм катнашучыларының тол хатыннарына 7шәр мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Бу сумманы Тукай районың 219  кешесе, ә  3 000  сумны  692 тукайлы алачак
Чаллы шәһәренең 11 мәктәбендә    компьютер грамотасына өйрәтү курслары узды .Бу уку “Россия пенсионерлары Берләшмәсе” иҗтимагый оешмасы һәм РФ Пенсия фондының “Өченче буын университеты” проекты кысаларында үткәрелә. Тукай районында яшәүче пенсионерлар да бу проектта катнаша ала, ягъни компьютерда эшләргә бушлай өйрәнергә мөмкин. Шунысы мөһим  ­– уку шәһәрдә түгел, районда барачак

Кичә "Ак калфак"оешмасы членнары, Калмия авылы китапханәсенә җыелып, чиккән кулъяулыклар конкурсына йомгак ясады  Җиңүченең кулъяулыгы район данын Казанда яклаячак.


--
Резеда Якупова


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Мәләкәс мәктәбенең 6 класс укучысы Самойлова Лиана"Талантлылар илендә" социаль  проекты нигезендә уздырылган  Бөтенроссия олимпадасында катнашып 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International