ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга
Кузкәй  авыл  җирлеге   башлыгы Эдуард  Гәрәев  ветераннарның өйләренә барып медальләр, ашамлык җыелмасы тутырылган пакетлар ,истәлекле бүләкләр тапшырды.
31  март көнне Калмия авылының  сәнгать  мәктәбе   "Кыю кызлар" инструменталь  ансамбле   “Арча ягы-данлы Тукай ягы” дигән республика күләм  конкурста уңышлы гына чыгыш ясап кайтты . Җитәкчеләре Вера Сәлимова 
Балалар язучысы Х.Андерсенның туган көне һәм Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Шилнебаш авылы китапханәчесе “Тополек ” балалар бакчасына кунакка килде. Алар  "Дюймовочка" "Принцесса  на горшине"  әкиятләрен  тыңладылар, иллюстрацияләр карадылар.  
МБҮ "Үзәкләштерелгән китапханә"
  Теләнче-  Тамак мәктәбеннән география укытучысы  Ризатдинова Г.З.  Казан шәһәрендә, 18  гимназиясдә үткән  Бөтенрәссәй иҗади-гамәли  конференциядә   катнашты  
Новый поселогы мәктәбендә укытучыларның һәм ата-аналарның  кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. 
Новый поселогы мәктәбе укучылары Иңау шәһәрендә экскурсиядә булдылар  М.Т. Калашников музеенда һәм  и зоопарк буйлар  сәяхәт иттеләр 
   Новотроицкое мәктәбе укучылары " Якыннарыңа ярдәм ит"  дигән     акция уздырдылар . Мәктәп балалар оешмасы  Думасы  җыелган әйберләрне  «Ромашка» балалар бакчасына бирергә дигән карар чыгарды.  
Новотроицкое мәктәбе укучылары   Казан шәһәренә экскурсиягә барды. Алар  анда океанариумда биология  фәненнән  чын дәрес уздырдылар, Г. Камал исемендәге  татар Дәүләт академия тетрында спектакль карадылар. Укучылар (НуретдиноваА.Н.,   Гусева Т.В.,  Авзалова Э.Н. ) оештыручыларга бик рәхмәтле 
25 март көнне көнне Комсомолец  поселогының спорт залында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау алдыннан ООО"Феникс"  призына татар-башкорт милли көрәш буенча     2001-2004  һәм аннан да яшьрәк булган егетләр арасында ярышлар узды. Ярышларда районның   70 спортчы көч сынашты,  Командалар беренчелеге нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: I урынны Комсомолец(тренеры Тәнзил Хамадиев), II урынны Иске Абдул (Абузар Миннулин) мәктәпләре укучылары яулады. III урында – Новоторицкое(Тәнзил Хамадиев)  мәктәбе укучылары. 
 

 
  30 март көнне Тукай районының  Калмаш авылы мәктәбендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау чаралары буенча отрядлар арасында республика конкурсының  район этабы узды. 
   Ярышларда  Бәтке, Калмаш, Мәләкәс, Новоторицкое мәктәпләре катнашты  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International