Республикада прокуратура хезмәткәрләренең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Кызыл ромашка» сәнгать конкурсы уза. Яр Чаллы шәһәрендә күптән түгел булган концертта районыбыз прокуратурасы хезмәткәрләре дә катнашты. Прокурор ярдәмчеләре Раилә Әхәтова, Рөстәм Яхин, өлкән ярдәмче Илдар Рамазанов, прокурор урынбасарлары Марат Хәйруллин, Ольга Малых, белгеч Алсу Сабирова сугышчан киемнәрдән күмәк бию биеделәр. Безнекеләр җыр белән дә катнашты, прокурор ярдәмчесе Рөстәм Яхин ГДР белән җиңүче Совет халкының дуслыгын гәүдәләндергән «Ландышлар» җырын немец телендә башкарды