ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2015 ел
җомга
5 март көнне Теләнче-Тамак картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләргә "Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре һәм "Спортивное движение" төбәкара инвалидлар оешмасы Ватанны саклаучылар көне һәм 8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чара уздырдылар. 

Теләнче-Тамак  авыл җирлегендә бүгенгесе көндә 81 сугыш һәм хезмәт ветераны яши.  Сугыш һәм хезмәт ветераннарын  район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Вәсим улы Асылгәрәев, авыл җирлеге башлыгы Рамил Шарипҗан улы Назметдинов тәбрикләделәр, исәнлек, бәхетле көннәрдә гомер кичерүләрен теләделәр   

6 март көнне Кувады китапханәчесе Лилия  Сафина "Мимозалар хуш исе" дип исемләнгән,  8 мартка багышланган чара уздырды. Кичәнең кунагы  Рәшит Мәүләвиев   узенен матур, моңлы җырлары белән кунакларны таң калдырды. Әбиләр кадак кагу, сөлге чигү, такмаклар әйтү h.б. конкурсларында катнаштылар
Яр Чаллы шәһәренең  үзәкләштерелгән китапханәләр  системасы хезмәткәрләренең  профсоюз оешмасының  ХVII отчет-сайлау җыелышы узды. Бу конференциядә  Хәйретдинова Л. Д.   мактау кәгазе белән бүләкләнде 
3 март  көнне Комсомол мәктәбендә Тукай район полиция бүлегенең  отставкадагы  полиция майоры,ветераннар Советы председателе Морозов  Сергей Владимирович белән очрашу узды.Сугыштан язган хатлар, медалҗләр белән таныштырды, район Геройларының сугыш  юллары  тарихы  турында зур эчтәлектәге әңгәмә уздырды 
3 март көнне  Иске Дөреш мәктәбендә   башлангыч класс  укытучыларының  семинары узды. 
Район башлыгы  Василь Гариф улы Хаҗиев  Күзкәй авылында сугыш һәм тыл ветераннарына медаль тапшырды һәм бәйрәмнәр белән котлады
5 март көнне Биклән авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды  .    Бәйрәмгә килүчеләр  ветераннарны   кайнар тәбрикләп, аларның  күкрәкләренә юбилей медальләрен тактылар.
 Ел саен башкалабыз Казанда 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан  “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең финал туры үтә. Анда хезмәттә, гаиләдә, җәмәгать эшләрендә иң үрнәк гүзәл затларны Татарстан Республикасы җитәкчелеге   котлый.  Тукай районыннан  тантанага Советның аппарат җитәкчесе Әсхәдә Нәүрузова  җитәкчелегендәге делегация барды. 
5 март  көнне Бәтке мәдәният йортында "Хатын-кызларга багышлана..."дигән бәйрәм концерты узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International