ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
  13 февральдә Теләнче-Тамак авылы   «Йолдыз» клубында шахмат-шашка ярышлары  үтте. Анда ике төр уен буенча да иң осталар билгеләнде.  

Төркиянең танылган вәгазьчесе, Фикых буенча ислам галимнәре советы әгъзасы Фатих Календер Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен семинар уздырды.  Анда Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов та катнашты. Семинарны ТР МДН оештырган . 

11 март көнне  Татарстан Республикасы   Тукай районы  Росреестр  бүлекчәсе  "кайнар элемтә" уздыра 
 Ремонт -профилактик чаралар үткәрү сәбәпле 16 март көнне сәг.   8.00  дән 16.00  сәгатькә  кадәр     Яр Чаллы шәһәрендә   радиотелецентр эшләмиәчәк

04 март көнне      Сосновый Бор    поселогы «Яшьлек»  спорт  залында   хатын-кызлары арасында    волейбол ярышлары узды.Анда  4 авыл җирлекләре  командда катнашты 

Нәтиҗәләр:1 урын-Телянче Тамак, 2урын-  поселка Новый,  3 урын- Мусабай Завод авыл җирлеге командасы.

16 апрельдә Кунаклар кабул итү сараенда “Россия Президенты Владимир Путин белән "туры линия” дип аталган традицион телевизион очрашу уза, дип хәбәр итә «КоммерсантЪ» телевидение тармагы һәм президент администрациясе чыганакларына сылтама белән. Соңгысы “бу якынча дата, әмма башка күчерелмәскә тиеш” дип билгеләп үткән.

Владимир Путин белән эфирга техник әзерлек башланган. 16 апрельдә "туры линия" Владимир Путин президентлыкка өченче  срокка сайлангач өченче  һәм бу форматта эфирга унөченче тапкыр чыга.


Халык телендә бу программа ирекле рәвештә пенсия акчаларын туплау (ДСВ) дип атала.    Тукай районы аллы буенча  буенча бу программага 2 мең кеше керде, 2014 елда  1,7 млн. сумны тәшкил итә. 2013елда бу сан-2,9 мил. булган . Программа шарты буенча өстәмә иминият взнослары 2 м ең сумнан ким, 12 мең сумнан артык булмаска тиеш. Дәүләт тарафыннан да шуның кадәр үк өстәмә финанслана. Шулай итеп, еллык ирекле взнос төрлечә булырга мөмкин, ә дәүләт исә ел саен кертелгән суммадан чыгып бермә-бер финанслый. Гражданның шәхси счетына өстәмә взносны, шәхси гариза буенча, эшкә бирүче дә күчерә ала. Ул программа 10 ел эшлиячәк .
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында 4 март көнне Кенәз мәктәбендә  мәктәпләр арасында   стройда сугыш чоры җырларын башкару бәйгесен уздырды. 
Мәләкәс мәктәбе кортында 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк  малайлар  арасында хоккей ярышлары узды. "Сокол" командасы җиңү яулады

7 мартта, шимбә көнне, Яр Чаллының Сарман трактында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үз эшен дәвам итә. Районда эшләүче агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператорлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмчел хуҗалык алып баручылар үз товарларын сату өчен ярминкәгә чакырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International