ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 Мамадыш шәһәрендә ирекле көрәш буенча мәктәп укучылары спартакиадасы кысаларында Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда 1998-1999 елгы яшүсмерләр Камилла Елисеева, Эмиль Шәкүров (Круглое Поле), Илья Николаев (Бәтке)Айнур Сөләйманов(Биклән)  .Уз авырлыклары буенча Камилла-2нче,Илья-3 урынга  лаек  булдылар

25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

 
Хатлар, хатлар... Өчпочмаклы, ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читенә кыр почтасының тәртип саны куелган, штемпель сугылган хатлар. Төрле телдәге бу хатларда бер максат, бер уй, бер теләк бик ачык чагыла: 

  Язылган Хатлар фронттан ябыштырылмыйча килгән ,ә  үзенчәлекле,пөхтә итеп төрелгән  итеп. 

Круглое Поле  поселогы китапханә  мөдире   мәктәп белән бергә Муса Җәлилгә багышланган" Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә.." дигән кичә уздырды.
21 февраль көнне Комсомол  поселогы  китапханәсендә "Туган телем -бик кыймәттле  хәзинә"дигән әдәби сәгать узды.
Шилнебаш  авылы китапханәчесе  мәдәният йортында  егетләр арасында Ватанны Саклаучылар көне  уңаеннан  конкурс уздырды.
22 февраль көнне Шильнебаш  авыл   "Нива"мэдэният йорты каршында Май чабу бэйрэме  узды. Шаян уенннар,конкурслардан бер кеше дә читтә калмады,коймаклар белән сыйландылар,кыш озату бәйрәме  мавыктыргыч узды
 20 февраль көнне  Теләнче-Тамак  терләкләндерү мәктәбендә  инвалидлар арасында мини футбол буенча  X Республикасы Олимпиада программасы нигезендә ярышлар  узды.
21 февраль  көнне  Яр Чаллы шәһәренең  "Гимназия №77" дә укучылар арасында  төбәкара  лингвистик иҗади-гамәли  конференция узды,   Анда Шилнебаш мәктәбе укучылары катнашты, диплом һәм сертификат белән бүләкләнде  .
20 нче февраль көнне Круглое Поле  мәдәният йортында Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәре  һәм район сәнгать мәктәбе укучылары катнашында зур  концерт узды
Спортның ату төре буенча   шәхси һәм командалар арасында район беренчелеге һәм чемпионатына ярышлар узды,ярышларда 19 мәктәптән13 авыл җирлегеннән 113 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International