Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре кыш озату бәйрәме алдыннан укучылар белән Хуҗабикә дәресе уздырдылар.
Районда ун көн дәвамында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе – 2015» конкурсы барды. Круглое Поленың «Голубой вагон» бакчасыннан музыка җитәкчесе Чулпан Ильмендеевага беренче урын, Күзкәйнең «Таңбатыр» бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Сәхаповага – икенче, Түбән Суыксуның «Ак каен» бакчасыннан Гөлмира Хәйретдиновага өченче урын бирелде. Алар районның «Ел тәрбиячеләре» дип билгеләнде.
.
Түбән Суыксу мәктәбенең 10 класс укучысы Сейфуллина Алинә ,укытучысы Шарафиева Энҗе Авгановна, рус әдәбияты буенча республика олимпиадасында призлы урын яулады. Котлыйбыз!