Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган пенсионерларның республика 5 нче Спартакиадасы узды. Яр Чаллы төркеме 1нче урынны яулады һәм Җиңүче Кубогына лаек булды .
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшырды .Илледән артык ветеран медальгә лаек булды. Алар арасында Бикләннән Каримов Шайхлислам бабайда бар иде. Бу чарада шулай ук районнан 6 ветеран катнашты.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган пенсионерларның республика 5 нче Спартакиадасы узды. Яр Чаллы төркеме 1нче урынны яулады һәм Җиңүче Кубогына лаек булды .
Кнәз авылы мәдәният йортында армия сафларында хезмәт итүче солдатлар һәм аларның командирларының хатлары буенча кичә оештырылды, бу чара 24 нче тапкыр уздырылды.
Күзкәй китапханәсендә "Әдәби кафе" эшли башлады. Монда кофе, төрле үлән чәйләре белән сыйланып, яңа китап, газета-журналлар белән танышырга була, шунда ук "табадан гына төшкән" яңа китаплар сатып алырга мөмкин. "Әдәби кафе"ның беренче кунаклары солдат әниләре булды.