ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
13 февраль көнне хакимиятнең утырышлар залында белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән  киңәшмә узды.  Ата-аналар белән эш һәм   дөрес туклануны оештыру ,дигән киңәшмә эшчәнлегендә район башлыгы Васил Гариф улы Ххаҗиев катнашты 
Музей ачу тантанасы вакытында  Айбулат Мөнир улы Якупов "Патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүчеләр" медале тапшырды.  
"Дуслык"  мәдәният йортында  волейбол яратучылар  өчен клуб эшли башлады,анда 28  кеше шөгелләнә , уеннар атнага  4 тапкыр уза.
14 февраль көнне "Дуслык" мәдәният йортында  Гашыйклар көнен билгеләп үттеләр 
14 февраль көнне "Дуслык" мәдәният йортында  Гашыйклар көнен уңаеннан  танылган җырчы Иркә концерты булды, программаны җырчы үзе алып барды, 

13
февраль, 2015 ел
җомга
  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы бүлекчәсе  законсыз рәвештә исерткеч эчемлекләр сату очраклары булган очракта" кайнар линия телефонына"  (88552) 71-43-03, 71-47-22.  шалтыратырга кирәклеген хәбәр итә. 
Республиканың экология һәм тәбигать ресурсларын  саклау  министрлыгы  рөхсәт ителмәгән урыннарда карьерлар казучыларны  күргән   очракта "кайнар элемтә" телефоны аша  8 (843) 267-68-67 шалтыратка чакыра,яки  электрон  почта (eco.signal@tatar.ru)аркылы хәбәрләр кабул итә.  

  Сәет авылы клубы каршында  эшләп килүче “Сәләм Бача”  патриотик клубына йөрүчеләр Минзәлә мәдәният йортында үзешчән компазитор, автор башкаручы , “Хуш,Гиндукуш  ” һәм башка күп кенә патриотик җырлар авторы Рөстәм Ахметхановның   иҗат кичәсендә катнаштылар.  



 

 Новотроицкое авыл китапханәсендә "Сәламәт ил- сәламәт бала" дигән  чара узды. 

15 февраль - Каһарман шагыйр Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Иске Абдул урта мәктәбендә "Гиндукуш" музее белән берлектә бик матур чара үтте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International