ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2015 ел
җомга
"Татарстан" авыл китапханәсендә геой- шагырь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан  сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре   чикләнгән  балалар белән "Җырым белән җиңдем дошманны" дигән   кичә уздырдылар  

    Иске Абдул  китапханәсе  мөдире    һәм мәдәният  йорты хезмәткәрләре     герой-шагыйрь Муса Җәлилнең  тууына  109 ел тулу  уңаеннан  “Гомерем  минем  моңлы  бер җыр  иде...” дип исемләнгән кичә үткәрдек. 

"Яшьлек"  күпфункциональ үзәктә  Изге Валентин  көнен билгеләп үттеләр . Чарада 5-11 класс  укучылары катнашты.Инглиз теле  укытучысы Хәкиханова Р.К.  белән бергәләп укучылар төрле ярышлар уздырдылар,"Мәхббәт тарихы" дигән  сценкалар ясадылар,дискотека уздырдылар 
Круглое Поле мәктәбе ОППН отрядында шөгелләнүче балалар  сугыш  ветераны Фархетдинов  Тәбрис   Харас улында булдылар,аның йорт тирәсен кардан чистартырга ярдәм иттеләр
Круглое Поле мәктәбендә 6 класс укучылары  китапханәче Зөлфия Альберт кызы белән берлектә  сугыш чоры герой-балалар  турында  класс сәгате уздырдылар  
 Яр Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге   Үзәк китапханәсендә Бөек Җиңүненң 70еллыгыы уңаеннан, шулай ук  шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү  максатыннан "Татарстанның шигърый тәлгәше" дигән конкурс узды.  
Шилнебаш  авыл китапханә мөдире  мәктәпнең 1 класс укучылары белән  Болгар һәм Свияжск шәһәрләрен буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясады 

11 февраль көнне  Новый  посолегында Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Гайнуллин Рәис Фрунзе улыны яшәгән өйгә   истәлегенә мемориал такта куелды . Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган бу тантаналы чарада Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Асылгараев Р.В.,катнашты

 "Гиндукуш"  музее советы членнары. актив-ветеранннар "Ватан өчен көрәшеп һәлак  булучылар истәлеген" төзелгән һәйкәлне тәртипкә  китерделәр 
Мусабай Завод мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Вилданова Әдилә татар теле буенча республика олимпиадасында җиңүче (победитель) булып кайтты. Булдырдың Әдилә, афәрин! (Укытучысы Вилданова Л.Р.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International