ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Тукай районында мөмкинлекләре чикле затлар өчен IX Спартакиада узачак. Ярышлар 6 декабрьдә Круглое Поле бистәсенең «Акчарлак» ябык йөзү бассейнында, 7 декабрьдә Түбән Суык – суы авылының «Алга» спорт-сәламәтләндерү комплексында узачак.

Иске Абдул авыл җирлегендә иҗат итүче «Асылъяр» фольклор ансамбле һәркайда: ел саен районыбызда уздырыла торган «Авыл көннәре»ндә, республика күләмендә үткәрелүче «Балкыш» һәм «Халык моңы – Илһам», «Иске Казан – түгәрәк уены» фестивальләрендә катнаша һәм призлы урыннар яулый. Даны еракларга таралган коллектив район Сабан туеннан тыш, ак кала – Яр Чаллы шәһәр Сабан туенда да чыгыш ясый.

РФсенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дип исемләнүче шундый дәүләт программасы республикада 2020 елдан бирле эшли. Шушы дәвер эчендә Тукай районында программа буенча җәмгысы 10 йорт төзелде. Шуларның 5се – 4 йорт Яңа поселогында, 1се – Мерәс авылында бу атнаның чәршәмбесендә хуҗаларын тапты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, шушы торак пунктларында яшәүче һәм «Гигант», «Сәйдәш» исемендәге хуҗалыкларда эшләүче кешеләргә йорт ачкычларын тапшырды. 

 

2022 елның 3 декабрендә Шилнәбаш мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә Татарстан бистәсе мәдәният йортында урнашкан «Патриот» сугышчан дан музеенда экскурсиядә булдылар ,чара Билгесез солдат көне кысаларында узды

2022 елның 2 декабрендә Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Волонтер" клуб берләшмәсендә катнашучылар белән бергә, Татарстан бистәсе үзәгендә «коррупция-юк!» дигән акция уздырды.

 

«Умырзая» хореография ансамбле  «GRAND FESTIVAL» «Вдохновение»Халыкара конкурста катнашты

"Исемең билгесез - Синең батырлыгың үлемсез" Билгесез солдатны искә алу көненә багышланган митинг

Безнең "Гиндукуш" хәрби дан музеенда район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Фаяз кызы Вәҗиева җитәкчелегендә сәламәтлекләре чикле райондашларыбыз килде.

10 декабрьдә Тукай районының сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре  чикләнгән  балаларны Наиком Арена  чакырабыз

Кузкэй авылы   һэм Кузкәй авыл җирлегенә караган авылларның    барлык инвалидлары исеменнән авыл советы ,колхоз идәрәсе җитэкчелегенә безне искә алып китергәәәән кучтәнәчләре өчен Зур рәхмәтләребезне җиткерәбез !!! Рәхмәт сезгэ балалар, игьтыйбарыгыз өчен!!! Эшләрегез унышлы булсын,узегез сәламэт БУЛЫГЫЗ!!! Яхшылык жирдэ ятмый,Аллах сезне ярдәменнән ташламасын, Иншаалла!!!,дип яза Ринат Зиатдинов


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International