- Оҗмах әниләребезнең аяклары астында. Сез тәрбияләгән балалар үз Ватаннарының патриотлары булсын, алар картлык көннәрендә таянычыгыз һәм ярдәмегез булсын, - дип чын күңелдән теләкләрен җиткерде җитәкче. Ул хөрмәтле әниләргә якташлары, мөслимлеләр алып килгән гадәти булмаган бүләк турында да хәбәр итте. Мөслим халык театры "Зәңгәр шәл” музыкаль драмасын күрсәтте.
Яңа поселогындагы «Гигант» хуҗалыгында авыл хуҗалыгы семинары узды.
Дөньяның күп дәүләтләрендә 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Бүген, 2022 елның 1 декабрендә, Инвалидлар декадасы кысаларында, Кнөз мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советында караватта яткан инвалид балаларның өйләренә бардылар
Бүген 2022 елның 1 декабрендә Тукай картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында шахмат - шашка турниры, Дартс буенча ярыш үткәрелде. Турнирны Тукай муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре оештырды.
Кнәз мәдәният йортында Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Кызыл тасма» акциясе узды
Пенсия һәм Социаль иминият фондын берләштерү социаль ярдәм чараларыннан файдалануны гадиләштерәчәк - барлык федераль түләүләрне "бер тәрәзә" режимында алырга мөмкин булачак.
2022 елның 1 декабрендә Круглое Поле урта мәктәбенең «Форпост» отряды активистлары Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган профилактик акция үткәрделәр. Укучылар сыйныфташларына һәм укытучыларына үз сәламәтлекләре турында кайгыртуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын искә төшерделәр.
1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бәтке мәктәбенең активы һәм ФОРПОСТ отряды белән " Мин тормышны сайлыйм!»дигән чара узды.
Бәтке авылы китапханәсе укучылары "Бәллүр курчак"мөмкинлекләре чикле балалар иҗаты фестивалендә катнаштылар.