ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 17 ноябрендә Тукай районы прокуратурасы бинасында район прокуроры халыкны социаль яклау бүлеге вәкиле белән берлектә балигъ булмаганнарның хокукларын саклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү оештырачак.


14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 15 ноябрендә 14 ноябрьдән 18 сәгатькә кадәр 2022 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.

Урыны белән төнлә һәм иртән 15-20 м/с көчле төньяк-көнбатыш җил көтелә

Тукай муниципаль район иҗтимагый советы «Без бергә» гомумроссия үзара ярдәм акциясенә кушылды.Әлеге социаль әһәмиятле чара кысаларында җәмәгать оешмасы  мобилизацияләнгән солдатлар өчен җылы йон оекбашлар җыюны оештырды. Бу изге эштә Биклән, Күзкәй, Боерган, Сәмәкәй авыл җирлекләрендә яшәүчеләр зур активлык күрсәттеләр. 

Әтиләре алар белән горурланыр иде,ди Шилнебаш авылыннан  ике улын  хәрби махсус операция зонасына озаткан Глафира Шамукаева

– Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, гел сафта булып, исән-сау хезмәт итүегезне, гаилә бәхете, тынычлык телим. Сездән башка без үзебезне күз алдына да китерә алмыйбыз. Фидакарь хезмәтегез, үз-үзегезне кызганмый хокук тәртибен саклауыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бәйрәм белән! – дип, аларны район башлыгы Фаил Камаев котлады 

  Тукай районы ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте ,беренчел оешмалар рәисләре мобилизацияләнгән  кешеләргә, аларның гаиләләренә  гуманитар ярдәм җыюдә актив катнаша.

Тукай муниципаль районы территориясендә кулланылган батареяларын җыю буенча «DURACELL»республика акциясе старт алды .

2022 елның 14 ноябрендә 18 сәгатьтән 13 ноябрьгә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


11
ноябрь, 2022 ел
җомга
    Татарстан Пенсия фонды Бүлеккчәсе хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьдән мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре балалар пособиеләрен билгеләгәндә мохтаҗлыкны бәяләү өчен исәпкә алынмый. Тиешле кагыйдәләр хөкүмәт карары белән расланган. Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең кереме булмау да мохтаҗлыкны бәяләү  чорында гаиләсенә түләүләр билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып тормый.

       

Өченче декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Аны бәйрәм итү кысаларында Тукай районның инвалидлар җәмгыяте тарафыннан киң чаралар планы эшләнде.

Тукай районында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен беренче зур тантана сигезенче ноябрьдә Күзкәй авылы мәдәният йортында узды. Очрашуда инвалидлар иҗтимагый оешмасының башлангыч оешмалары рәисләре ,Күзкәй авыл халкы һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International