Роза Кашапова укытучылар көненә багышланган бәйрәмдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Өлкәннәр көне уңаеннан Мерәс авыл клубында Ф.А. Әшрафуллинаның «Оста куллар»дигән иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды.
"Халыкара өлкәннәр көне" бәйрәме көннәрдә Иштирәк авылы китапханәчеләре өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котлап, үзләре ясаган открыткалар һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырдылар
Сәмәкәй авылында укытучылар көне уңаеннан бу көннәрдә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында тәбрикләү сүзләре яңгырады.
Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре Княз урта мәктәбендә "Солдатка хат" акциясе уздырды. 8 һәм 11 нче сыйныф укучылары хәрби махсус операция зонасында хәрби хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерә алдылар.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Яна Бүләк авылында өлкәннәребез өчен “Картлыкларын әверелдерик шатлыкка» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы чыгыш ясап, өлкән буын авылдашларыбызга сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде, һәр өлкәдә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
Традиция буенча балалар 90 һәм аннан да өлкәнрәк өлкәннәрне өйләренә барып котладылар. Балалар шигырьләр укыдылар, бүләкләр тапшырдылар, озын гомер һәм сәламәтлек теләделәр.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы»конкурсы башлану турында игълан итә. Бәйгенең максаты-Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре иҗтимагый советларының гражданлык җәмгыяте үсешендә ролен күтәрү.
Өлкәннәр декадасы кысаларында 06.10.2022 елда Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар Тукай муниципаль районы Иске Абдул авылында урнашкан «Гиндукуш» хәрби дан музеенда булды.
Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев җитәкчелегендә төркем һәм авыл җирлеге ветераннар оешмасы Асия Фәйзуллина Бакчасай авылы өлкәннәренә фермер Миннехузин әзерләгән кучтәнәчләрне тараттылар.