ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 7 октябрендә Княз мәдәният йортында " Алтын яшьне данлыйк!» өлкәннәр көненә багышланган чара узды .Мәдәният йорты фойесында тыл хезмәтчәннәрен, хезмәт ветераннарын, пенсионерларны мәдәният йорты хезмәткәрләре җылы каршы алдылар . Тантана сәбәпчеләрен Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфәтих улы Камалов, авыл җирлегеннән район Советы депутаты Айнур Айрат улы Кашапов котлады.

2022 елның 8 октябрендә Өлкәннәр декадасында Княз авыл җирлегенең Казиле авылы клубында "Яшь йөрәкле өлкәннәр!" дип исемләнгән бәйрәм концерты һәм чәй мәҗлесе үткәрелде. Өлкәннәрне котлау сүзләре белән Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндус Мөхәммәтфәтих улы Камалов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова, Казиле авылы старостасы Равил Вәгыйз улы Гәрәев чыгыш ясадылар.


7
октябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 07 октябрендә Тукай муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышы узды, анда Тукай районы Советы Аппараты җитәкчесе Гөлназ Галишина, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров катнашты.

Мәгьдәния һәм  Раббани  Шәриповлар.

РСФСР нын атказанган спорт мастеры исеменэ лаек булган  данлыклы көрэшче   РАББАНИ  ШӘРИПОВ ка  иртэгэ,8 октябрь  87  яшь тула.Аны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз,исән сау яшәргә,матур гаиләсе,балалары,оныклары белән бергә,тыныч илләрдә озак-гомер итәргә язсын,дип яза Иске Абдул авылы җирлеге ветераннар рәисе Елена Вахитова

 

Зәки Хәбибрахман улы Бадыйков 1940 нчы елны Сәет авылында дөньяга килгән һәм гомере буе туган авылында – авыл хуҗалыгы тармагында тырышып эшләгән хезмәт ветераны. Тормыш иптәше – Нәкыя Гарифҗан кызы Бадыйкова озак еллар терлекчелек тармагында хезмәт куйган – сыер сауган. ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы үткән ел хезмәт ветераны Нәкыя Бадыйкованы хөрмәтләп «Рәхмәт хаты» белән бүләкләгән.

«Яңа ачылган « Ворошиловский» ҖЧҖе филиалы “Әнәк” агрофирмасы» Тукай районы Бәтке авыл җирлеге территориясендә 5 мең гектар җиргә икенче сулыш бирү максатында көнне төнгә ялгап эшли. Биредәге басукырларда һәм ташландык җир биләмәләрендә булдыклы механизаторлар унике куәтле авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итә. Катлаулы һәм җаваплы эш процессы – «авыр сулап яткан» басу-кырларга һәм ташландык җир кишәрлекләренә җан өрү хакында агрофирма филиалы җитәкчесе Максим Александрович Ионычев белән сөйләшәбез.

Тукай районы предприятиеләре, оешмалары, төрле милек формасына ия хуҗалыклар, сәүдә учереждениеләре, эшмәкәрләр тарафыннан Луганск халык республикасы һәм Донецк халык республикаларына ярдәм оештырдылар. Илебезгә яңа кушылган төбәкләр халыкларына ярдәм итү изге бурычыбыз.

Борды авыл җирлегендә гомер итүче ветераннарны Район советы депутаты, эшмәкәр Равиль Лотфуллаевич Миннехуҗин  өлкәннәр  бәйрәм белән котлады,  хөрмәт йөзеннән ул аларга   ит һәм сөт ризыклары җыелмасыннан торган бүләкләр өләште.

 

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Яңа бистәсендә районыбызның элеккеге җитәкчеләре, дәүләт хезмәтендә эшләп ялга чыккан ветераннарын каршы алдылар . Район башлыгы Фаил Камаев аларны төзекләндерелгән парк һәм мәдәният йорты белән таныштырды. Өлкәннәр Габдулла Тукай һәйкәле янында фотосүрәткә төштеләр ,соныннан алар капиталь ремонттан сон төзекләндерелгән Кенәз мәктәбенә юл тоттылар,очрашу     чәй өстәле артында  дәвам итте.

Новотроицкий авылында балалар бакчасы мөдире Татьяна Гусева Рөстәм Миңнеханов кулыннан 100 мең сумлык бүләк сертификаты алды. Тантаналы чара Казан Кремлендә Укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Татьяна Гусева-педагогик династия вәкиле, мәгариф өлкәсендә гомуми хезмәт стажы аның гаиләсендә 800 елга якын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International