Минзәлә районы Хүҗәмәт авылы мәчетендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 еллыгы кысаларында "Яшәү яме" исемле кичә узды. Ут күршеләре Тукай районын да кунакка чакырдылар.
Бәтке авыл китапханәсендә "Халык мәдәниятенең чишмә башы"дип исемләнгән кичә үткәрелде.
Теләнче-Тамак авыл китапханәсе дә үзенең кечкенә китап укучыларын көтә, алар игътибарына «Балачакның китаплы салават күпере» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителә.
Бәтке авыл китапханәсендә "Библиотөн" кысаларында "Күңелнең зирәк китапханәсе" дигән чара үткәрелде.
2022 елның 27 маеннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе тарафыннан түбәндәге микрофинанс продуктлары буенча процент ставкалары киметелде:
Татарстан Республикасы Президентының «Сабантуй «Татар халык бәйрәмен уздыру турында» 2022 елның 16 маендагы ПУ-334 номерлы Указын үтәү йөзеннән,Тукай муниципаль районында татар халык бәйрәме «Сабантуй-2022»Мусабай-Завод авыл җирлеге территориясендә Кызыл Байрак авылы янында -2022 елның 12 июнендә, ә муниципаль районның авыл җирлекләрендә 2022 елның 11 июнендә узачак.
Район сабан туенда спорт һәм татар халык уеннарын уздыру Нигезләмәсе
13-14 май көннәрендә Казан шәһәрендә сыйныф җитәкчеләренең «Кеше тәрбияләү»Бөтенроссия һөнәри конкурсының республика этабы узды. Безнең районны Бәтке урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мотагирова Гөлия Наил кызы тәкъдим итте.
«Президент ярышлары»нда Тукай районы данын Кнәз мәктәбе яклады
Казанда"Ветераннар - Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучылар"социаль проекты кысаларында ветераннар (пенсионерлар) арасында Республика халык иҗаты конкурсына йомгак ясалды,бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз Гыйльметдинова Тәслимә Сәлахетдин кызы да бар иде