ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2012 елның 23 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы "олимпия резервының спорт мәктәбе" спорт залында гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында җиңел атлетика буенча район беренчелеге узды. ГТО зачетына йөгерештән озынлыкка сикерү нормативы керде.

 Хәзерге вакытта коммерцияле булмаган бакчачылык (яшелчәчелек) ширкәтләренең (алга таба – СНТ) төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт һәм (яки) төзекләндерү тиешле инфраструктура объектлары белән тәэмин ителеше исемлеген формалаштыру буенча эш алып барыла .

26 апрель көнне  Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Чернобыль: экология, Кеше, сәламәтлек» дигән темага радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган танып-белү сәгате уздырды 

Россия Федерациясе Президентының 31.03.2022 ел, № 175 Указы нигезендә.- 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү гаиләнең бер әгъзасына уртача керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә ата-аналарның берсенә бирелә.

«Санкт-Петербург татар милли-мәдәни мохтәрияте» региональ иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасында предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан җитештерелә торган продукцияне Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе территориясендә сату һәм алга этәрү буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турындагы мөрәҗәгатен карау турында хәбәр итә

26 апрельдә Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә татарстанлылар өчен торак һәм бакча йортларын, шулай ук җир кишәрлекләрен сатып алучылар өчен бердәм «Кайнар линия " үткәрәчәк.

 

26 апрель көнне Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Родина» патриотик клубы әгъзалары белән берлектә, Татарстан поселогы үзәгендә «Георгий тасмасы»дип исемләнгән патриотик акция үткәрделәр.

Республикабызның күп кенә гражданнары, фатир яки бүлмәне арендага биреп, өстәмә керем алалар. Әмма мондый керемнәрдән салымнар түләргә кирәк. Мондый керемнәрне законлаштырырга мөмкин булган берничә вариант бар: алынган табышларын күрсәтеп, салым инспекциясенә декларация тапшырырга, үзмәшгуль булырга яки шәхси эшмәкәр сыйфатында салым салуның патент яки гадиләштерелгән системасында теркәлергә.

 


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Утырыш барышында шулай ук энергияне сак тоту өлкәсендә иң яхшы казанышларга конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Лидерлар арасында Тукай муниципаль районы да бар. Бүләкне район башлыгы Фаил Камаевка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Районыбызда төрле конфессия hәм милләт кешеләре дус-тату гомер кичерә, хезмәт куя. Халкыбыз үз гореф-гадәтләрен, милли традицияләрне саклап яши. Гаиләләрдә яшь буында туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә. Мәдәни кыйммәтләр кадерләп саклана, яшь буыннан буынга тапшырыла. Тукайлыларның бар дөньяга күрсәтерлек, аны танытырлык милли хәзинәләре дә җитәрлек. Районыбыз  бит әле күренекле шәхесләр тудыручы төбәк тә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International