Тукай районы Тубән Суыксу авылының Нарат елга паркында ,"Алга" спорткомплексы янында районның ветераннар(инвалидлар) оешмалар вәкилләре очрашты.
Кече Шилнә авылы мәдәният йортында «Ел укытучысы-2022» һәм «Ел тәрбиячесе-2022» бөтенроссия бәйгеләренең муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Әлеге күркәм һәм мәртәбәле бәйгедә быел район мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан барысы 57 педагог – 37 укытучы һәм 20 тәрбияче катнашты.
План-график нигезендә Тукай районында ГТО нормативларын кабул итү буенча күчмә комиссия эшли.
20.01.2022 елда Комсомолец авыл җирлегендә яшәүчеләрдән гто нормативларын кабул иттеләр.
Ведомство буйсынуындагы муниципаль берәмлек территориясендә сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы шәхси эшмәкәрләр игътибарына.
10 гыйнварда Тукай районының ветераннар һәм инвалидлар Советы Рәисе Вәҗиевае Фәйрүзә Фаяз кызы җитәкчелегендә авыл җирлекләре ветераннары рәисләре п. Новый чаңгы базасында чаңгыга чыкты
19 гыйнвар көнне Калмаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтназипов Шәүкәт Әхмәтназип улын туган көне белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Ш. Бариев һәм район ветераннар һәм инвалидлар Советы Рәисе Ф. Ф. Вәҗиева килделәр.
Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бөек Ватан сугышы ветераны ,Чыршылы авылында яшәүче Җәләлетдинов Әхмәтгали Әхмәтвәли улына 95 яшь тулу уңаеннан шәхси котлау хатын тапшырды
Күзкәй авылында эшләп килуче ветераннар советы,мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Каз канаты сыдыру йоласы” күренешен күрсәтте, бу чара үсеп килүче балаларыбызга кызыклы мирас тапшыруда ярдәмче .
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 19 гыйнвар 22 сәгатьтән 20 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр начар метеорологик күренеш турында Консультация-кисәтү. 2022 елның 20 гыйнварында төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә.