Ветеранга Россия Федерациясе Президентының Котлау хатын тапшырдылар

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

19 гыйнвар көнне Калмаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтназипов Шәүкәт Әхмәтназип улын туган көне белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Ш. Бариев һәм район ветераннар һәм инвалидлар Советы Рәисе Ф. Ф. Вәҗиева килделәр.

"Сезнең хезмәтегез һәм тыныч вакытта күрсәткән югары җаваплылык хисегез өчен сезгә тирән рәхмәт белдерәбез. Сезгә нык сәламәтлек, көч һәм озын гомер, тыныч тормыш, бәхет һәм иминлек телим!» - дип котлады Илфак Шамилович.

Котлау сүзләре белән бергә ветеранга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк , район башлыгы Фаил Камаев исеменнән чәчәкләр тапшырдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International